news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән балаларны саклау чараларын күрә

Төбәк социаль үсеше департаменты хәбәр иткәнчә, 2010 елның 1 гыйнварыннан башлап Төмән өлкәсендә авыр тормыш хәлләрендә калган балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән 4 социаль программа гамәлгә ашырыла башлаячак

(Төмән, 20 ноябрь, «Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төбәк социаль үсеше департаменты хәбәр иткәнчә, 2010 елның 1 гыйнварыннан башлап Төмән өлкәсендә авыр тормыш хәлләрендә калган балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән 4 социаль программа гамәлгә ашырыла башлаячак.
“Кайгырту белән тәрбияләү” (“Воспитание заботой”) программасы гаиләдә җәберләнгән балаларга һәртөрле ярдәм, “Беренче адым” (“Первый шаг”) программасы нәниләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү максатларыннан чыгып төзелгән. Калган ике программа балаларның хокукларын яклауга һәм аларны җинаять эшләреннән саклауга юнәлдерелгән: “Правосудие в защиту детей”, “Профилактика рецидивной преступности и правонарушений несовершеннолетних в Тюменской области”.
Төмән өлкәсе Хөкүмәте балаларның сәламәтлеген саклау, иҗади үсешләрен тәэмин итү чараларын электән күреп килә. Илдә үзгәртеп кору чоры башлангач ук Төмәндә авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтүче “Гаилә” дип аталган өлкә реабилитация үзәге ачылган иде. Быел Төмән “Комплексная программа поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации” вакыфының конкурсында җиңеп чыкты.
20 нче июльдән “О системе профилактики безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних и защиты их прав в Тюменской области” дип аталган Төмән өлкәсе канунына кертелгән үзгәрешләр гамәлгә ашырыла.
Бу үзгәрешләр нигезендә 18 яшькә җитмәгән балаларга сыра, аракы рестораннарында һәм барларында булу, 16 яше тулмаган балаларга төнге сәгатьләрдә урамда, парк-скверларда, гомуми транспорт чараларында, вокзалларда, лифтларда, подвалларда һәм чормаларда булу тыела. Шулай ук 16 яше тулмаган балаларга исерткеч эчемлекләр сатыла торган интернет-кафеларда, сәүдә һәм гомумтуклану учреждениеләрендә булу тыела.
Төнге вакыт дип җәйге айларда 23-00 сәгатьтән 6-00 сәгатькә кадәр, ә 1 нче ноябрьдән 22-00 сәгатьтән 6-00 сәгатькә кадәр булган вакыт санала.
Бу сәгатьләрне халык арасында “комендант сәгате” дип атыйлар, әмма губернатор раслаган тәртип режимы ата-аналары яисә аларны алмаштыручы кешеләр белән бергә булган балаларга төнге сәгатьләрдә югарыда күрсәтелгән урыннарда балаларның булуын тыймый.
Күрелгән чаралар фәкать балаларны җәбер-золымнан, интеллектуаль, психик, рухи үсешләренә зыян килүдән, җинаять кылудан саклау өчен күрелә.
Канун буенча каралган бу чаралар балаларын саклауда ата-аналарның җаваплылыгын күтәрү өчен дә әһәмиятле. Әлеге Канунга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә кертелгән көннән башлап, өлкә үзәгендә генә дә төнге сәгатьәрдә 234 яшүсмер тотылган, ата-аналарга карата 45 административ беркетмә (протокол) төзелгән. Административ штрафның күләме – 1 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100