news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән Бөек Җиңү бәйрәмен зурлап каршылады
Бөек Ватан сугышында төбәгебездән 250 меңнән артык сугышчы сугышның иң алдынгы сызыгында торган
Скопировать ссылку
(Төмән, 11 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). 9 майда өлкә үзәгенең Хөкүмәт һәм өлкә думасы биналары каршындагы мәйданда йөзләгән урындыклар куелды, шәһәр бәйрәмчә бизәлде, шау-гөр килеп тантаналы парад узды, сугыш һәм тыл ветераннары кунак итеп чакырылды.
Гомумән, өлкә Хөкүмәте зур хөрмәт күрсәтә ветераннарга, алар фатирлар белән тәэмин ителделәр, түләүсез каралмаган дарулар да аларга түбәнрәк бәядән сатыла, телефоннан иркен сөйләшәләр, түләүсез юлларда йөриләр, сәламәтилекләрен санаторийларда ныгыталар.
Төмәннең бу бәйрәмне горурланып каршы алырга хакы бар. Бөек Ватан сугышында төбәгебездән 250 меңнән артык сугышчы сугышның иң алдынгы сызыгында торган. Төмән-Омскидан оешып киткән хәрби частьлар сугыш кырында батырлыклар күрсәтеп данга күмелгән. Һәр дүртенче төмәнле сугышчы Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган.
“Себерлеләр илгә тугрылыклы булулары, рухларының ныклыгы, батырлыклары белән аерылып тордылар. Аларның Мәскәүне саклап калуда аларның катнашуы җиңүдә бәя биреп бетергесез хәлиткеч роль уйнады,”- дигән Советлар Союзы Герое, маршал Константин Рокоссовский.
Себер татарлары якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Әхмәтрәшит Аширбаков, Тамерлан Ишмөхәммәтов, Әнвәр Калиев, Булат Янтимеров һәм Дан орденының тулы кавалеры Хәбибулла Якиннар белән горурланалар. Аларның исемнәре мәңгеләштерелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2