news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәмәкегә акцизлар артачак

Әмма тәмәке бәясе арту көтелми

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Киләсе елдан тәмәкегә акцизлар артачак. Бу хакта закон проекты РФ Дәүләт Думасында каралган. Әмма, моңа бәйле рәвештә, тәмәкенең бәясе арту көтелми.

“Тәмәкенең бәясе 280-300 сум торачак дигән сүзләр берсе дә дөрес түгел, халыкны да куркытырга кирәкми. Акциз арту тәмәке бәясенә берничек тә йогынты ясамый. Бәяләр күтәрелгән очракта да әллә ни сезелерлек булмаячак”, - диде бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Ул шулай ук, ит илләрдә акцизлар 70 процентны тәшкил итүен, ә бездә бу сан 30 процент кына булуын да ассызыклап үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot