news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәмәке тартучы балаларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тартачаклар

Әлеге яңалык ата-аналарга гына түгел, балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләренә дә кагылачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ). Тәмәке тартучы балаларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тарта башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук бозуларны кисәтү буенча Хөкүмәт комиссиясенең 23 сентябрьдә узган утырышы беркетмәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство башлыгы Владимир Колокольцев тарафыннан имзаланган документта әйтелгәнчә, РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан «Россиянең Административ хокук бозулар турындагы яңа кодексы проектына балигъ булмаган балалары тәмәке тарткан өчен ата-аналарга карата административ җаваплылыкны билгели торган нормалар кертү турында»гы мәсьәлә каралырга тиеш.

Беркетмә нигезендә, моны 23 октябрьгә кадәр эшләү зарур. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, әлеге норманы Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңа редакциясендә (ул 2021 елда үз көченә керәчәк) беркетергә мөмкиннәр. Әлеге яңалык ата-аналарга гына түгел, балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләренә дә кагылачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100