news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәмәке тарту – начар гадәт түгел, аның бәйлелеге наркомания авыруына тиң, дип саный белгечләр

Тәмәке тарту – начар гадәт түгел, аның бәйлелеге наркомания авыруына тиң, дип саный белгечләр

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. Шушы уңайдан Казан дәүләт медицина университетының яңа уку корпусында, тәмәке тартуның зарарын алга сөргән акция уздырылды.

1-2 кап тәмәкедә никотин кешене үтетерергә сәләтле микъдарда бар. Тәмәке тартучыны шушы агуны организмга шундук түгел, ә акрынлап кертү генә коткарып кала. Республика наркологик диспансер табиблары хәбәр иткән статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, тәмәке тартмаучылар белән чагыштырганда, озак вакыт тәмәке тартуны хуп күргән кешеләр, стенокардия белән авыруга13, инфаркт миокарда белән – 12, ашказаны җәрәһәте белән авыруга 10 тапкыр ешрак дучар була икән. Тәмәке тартучылар үпкә рагыннан интегүче авыруларның 96-100 процентын тәшкил итә.

“Подросток” муниципаль учреждениесе каршындагы “Сайлау” алкоголь һәм наркотик бәйлелек профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган әлеге акция, гадәткә кереп киткән тәмәкенең сәламәтлеккә зыян салуы юнәлешендәге үгет-нәсихәт рәвешендә түгел, ә психологиягә тирән тәэсир итүе белән игътибарга лаек булды. Акцияне оештыруда Халыкара аеклык бәйсез ассоциациясенең Казан бүлекчәсе һәм “Татарстанда тәмәке төтененнән азатлык өчен” коалициясенең дә өлеше бар. Иртәнге якта акция тарафдарлары, тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы матдәләре турында Казан социаль-юридик институты студентларының “колагына киртләргә” тырышса, көндез алар бу турыда КДМУ студентларына төшендерергә омтылды. Шунысы гына кызганыч булды, лекция аудиториясенә дистәләгән факультетлы университет хәтле университетның бары тик ике дистәгә якын студенты гына керде.

“Сайлау” үзәгенең директоры Галина Ананьева әйтүенчә, акциянең төп максаты – тәмәке тартуны кире кагуның иң гади ысулларын тәкъдим итү. Акцияне оештыручыларның берсе Луиза Галләмова сүзләренә караганда, студентларны тәмәкенең зыянана инандыру, Ален Каррның “Легкий способ бросить курить” хезмәтенә таянып эшләнгән. Әлеге китапта тәмәке тарту начар гадәт итеп түгел, ә чиргә тиң көчле бәйлелек итеп сурәтләнгән. Янәсе, тәмәке тартуны тискәре гадәт итеп түгел, ә нәкъ менә наркотикка бәйлеклек сыйфатында аңлый башлагач, тартуны ташлау җиңелрәк бирелә икән. Билгеле, кеше үзен наркоман итеп хис итә башлагач, ниндидер кимсенү хисе тумый калмый. Әмма озак еллар шуңа күнеккән һәм тормышын шуннан башка күз алдына китерә алмый торган кешеләрнең, үзләре өчен бу җитди адымны ясый алуына ихтыяр көче таләп ителә.

“Яшьләр арасында тәмәке тарту белән мавыгып китү, коллективтан аерыласы килмәүдән, кызыксынудан һәм “бөтен кеше тарта бит әле, нигә миңа да татып карамаска” дигән ялгыш фикерләрдән башланып китә. Никотин канга кергәч, 45 минуттан соң, каннан чыга башлый, нәтиҗәдә, бу матдәне тагын организма кертү теләге туа башлый. 3-4 атна узуга никотин организмнан тулысынча чыгып бетә”, - ди Галина Ананьева.

Татарстанда ел саен 10 меңнән артык кешенең үлем сәбәпләренең берсе – тәмәке тарту булуы ачыклана. “Транспорт һәм җәмәгать урыннарында тарту тыелса да, әмма моңа башка җирләрдә шартлар тудыру – үзе үк безнең илдә тәмәке тартырга рөхсәт, моның зыяны юк, дигәнне аңлата”, - диде ул. Аның фикеренчә, Россия, тәмәке капиталына нокта куючы мөһим документ – Тәмәкегә каршы көрәш буенча рамкалы конвенциягә кул куймавы белән ялгышты, безгә шуны имзалау зарур.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Розалия Харисова, тәмәкенең йөрәк патологиясенә китерүен ассызыклады һәм студентларга халыкның тәмәке тартуга мөнәсәбәтен өйрәнү буенча анкета таратты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100