news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәмәке сыман тарту кушылмалары сатыла торган 163 урын ачыкланган, аларның 134е бетерелгән

Җинаятьчеләр хәзер наркотик үсемлек буларак илдәге закон тарафыннан кулланылышта тыелганнары урынына тыелмаган үләннәргә Кытайда җитештерелгән наркотик сыеклык сеңдерү юлы белән шундый ук нәтиҗә бирә торган тарту кушылмалары кулланылышка чыгара башлаган

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Ел башыннан бирле Татарстанда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан тәмәке сыман тарту кушылмалары сатыла торган 163 урын ачыкланган, нәтиҗәдә, 134е бетерелгән, калганнары белән шушы юнәлештә эш алып барыла. Шундый сәүдә урыннары хуҗалары һәм андагы сатучыларга карата административ хокук бозулары турында барлыгы 169 протокол төзелгән, 160 мең сумнан артык штраф салынган, хуш исләндергеч дип алдап сатыла торган тарту кушылмалары тутырылган 5624 пакет законсыз әйләнештән алынган. 

 ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаятьләр эзләү юнәлешендәге 4 нче оператив эзләү часте җитәкчесе Алексей Завгороднев журналистларга бүген шулай дип игълан итте. Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр хәзер наркотик үсемлек буларак илдәге закон тарафыннан кулланылышта тыелганнары урынына тыелмаган үләннәргә Кытайда җитештерелгән наркотик сыеклык сеңдерү юлы белән шундый ук нәтиҗә бирә торган тарту кушылмалары кулланылышка чыгара башлаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100