news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдиннең Россия мөселманнары башлыгы булуына 39 ел тулган

80нче еллар уртасында Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә безнең илдә ислам тормышын торгызу башлана.

Тәлгать Таҗетдиннең Россия мөселманнары башлыгы булуына 39 ел тулган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген шәех-әл-ислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдиннең тормышында истәлекле көн. 1980 елның 19 июнендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары съездында ул мөфти һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган. Бу вазифада ул 39 ел хезмәт куя. Бу турыда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

80нче еллар уртасында Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә безнең илдә ислам тормышын торгызу башлана. Коръән яңадан басыла, Идел буенда һәм Себердә мәчетләр ачыла, Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен реконструкцияләү башлана. 1980 елдан 1985 елга кадәр мәчетләр саны 90дан 500гә кадәр арткан!

1989 елда Уфада мөфти-хәзрәт инициативасы белән Ризаэтдин ибн Фәхретдин исемендәге мәдрәсә (хәзер – Россия ислам университеты) ачыла. Беренче ун елда 400дән артык имам-хатыйп, мөэмин һәм укытучылар әзерләнгән.

Мөфти-хәзрәт күп кенә дәүләт бүләкләре һәм исемнәр белән билгеләп үтелде, аның конфессияара һәм милләтара бердәмлекне ныгыту буенча казанышлары Россиядә һәм дөнья җәмәгатьчелегендә яхшы билгеле.

"Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте үзенең рухи лидерын данлыклы дата белән чын күңелдән котлый! Хөрмәтле Тәлгать сафка күңел көрлеге, ныклы сәламәтлек һәм хезмәт итү юлында яңа изге гамәлләр кылу өчен күп көч телибез! Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек!", - диелгән Үзәк Диния нәзарәтенең хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100