news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тәлгать Таҗетдин Ырымбурда эш сәфәрендә булды
Баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Ырымбур өлкәсендәге юбилейга барды. Анда Ырымбур өлкәсе мөселманнары мөфтиятенең 15 еллыгы билгеләде
Скопировать ссылку
(Уфа, 11 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Ырымбур өлкәсендәге юбилейга барды. Анда Ырымбур өлкәсе мөселманнары мөфтиятенең 15 еллыгы билгеләде.
Әлеге юбилей башка вакыйгаларга да сәбәпче булды. Ырымбурдагы Җәмигъ мәчете эшли башлауга 130 ел тулды. Шушы уңайдан төбәктәге мөселманнар тормышы һәм дини хәят турында яңа китап та чыккан. Әлеге бәйрәм тантаналарында шул китапны тәкъдим итү, аның белән таныштыру да булып үтте.
Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин әлеге тантаналар барышында ясаган чыгышында Ырымбур өлкәсендә мөселман дини мәхәлләләренең һәм мәчетләренең артуын ассызыклап, төбәк хакимиятләренә рәхмәтләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, хәзер Ырымбур өлкәсендә 100дән артык мәхәллә эшли. Узган елда гына да өлкәдә өр-яңа 3 мәчет төзелеп беткән. Әлеге көндә тагын да 12 яңа Ходай йорты төзелеп бетеп килә. Т. Таҗетдин Ырымбур өлкәсе мөфтие Габделбарый Хәйруллинга ислам байрагын бүләк итте һәм игелекле эшләрендә уңышлар теләде.
Ырымбурга сәфәрендә Тәлгать хәзрәт өлкә губернаторы Алексей Чернышев белән дә очрашып сөйләште. А. Чернышев хөрмәтле кунакка истәлекле бүләк тапшырды. Баш мөфти дә, җавап сыйфатында, үзенең күчтәнәчен бирде аңа.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot