news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгат Таҗетдин: ун меңлек мәхәлләдә бер генә ваххабит имам да юк

Югары квалификацияле белгечләр кытлыгы мәсьәләсен 100-120 кешегә исәпләнгән Болгар ислам академиясе уңай хәл итәргә мөмкин.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагында булган мәчетләрдә ваххабитларга вәгазъ уку мөмкинлеге калдырылмаган, - дип белдерде әлеге оешма мөфтие Тәлгат Таҗетдин.

"Мин Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте исеменнән сөйлим: ике меңлек мәхәлләдә бер генә ваххабит имам да юк", - дип ышандырды мөфти Россия дәүләт социаль университетының Уфа филиалындагы лекциясе вакытында.

Ул илдә дини кадрлар әзерләүне мөһим мәсьәлә дип атады. "Ник дигәндә, - диде мөфти, - бөтен Россия мәчетләре өчен имамнар тиешле вакытында әзерләнмәсә, анда чит илдән кайткан радикаль һәм экстремист карашлы кешеләр үтеп керәчәк".

Т. Таҗетдин сүзләренә караганда, югары квалификацияле белгечләр кытлыгы мәсьәләсен 100-120 кешегә исәпләнгән Болгар ислам академиясе чишәргә мөмкин.

Ул сөйләгәнчә, диния нәзарәте каршындагы барлык мәчетләрдә "Якшәмбе  мәктәпләре" эшли, анда гарәп теле нигезләре, Коръән уку кагыйдәләре һәм дини йолалар өйрәнелә.

Мөфти шулай ук епархиеләр белән тыгыз элемтәдә булу кирәклегенә дә игътибарны юнәлтте.

"Без барлык төбәкләрдә дә православия епархиеләре белән уртак эш алып барабыз. Бездә Мәскәү һәм бөтен Рус Патриархы Кирилл җитәкләгән Диннәр арасындагы Дәүләт советы эшли. Барлык рус соборларында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкилләре катнаша. Имамнар православ руханиларына лекцияләр укый, безнең тарихи нигезләр турында сөйли", - дип билгеләп үтте мөселман лидеры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100