news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин: Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала

"Бүген мәчетләр салу көнүзәк мәсьәлә түгел, мәчетләр җитәрлек", - ди мөфти.

(Уфа, 12 июль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Бүген иң беренче проблема мәчетләр салу түгел, мәчетләр җитәрлек, дип саный Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Мөфти фикеренчә, иң беренче чиратта, кадрлар һәм бердәмлек кирәк: “Бүген иң беренче проблема мәчетләр салу түгел, мәчетләр, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Кадрлар һәм бердәмлек кирәк. Кадрлар мәсьәләсенә килгән вакытта, бәлки ул мәдрәсәләрнең санына да карамыйдыр”, - ди ул.

Шулай ук мөфти фикер таркаулыгы аркасында мәшәкатьләр күп булуын да искәртеп үтте. “Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала”, - шул бердәмлек булмау аркасында бик күп мәшәкатьләребез. Халыкны шуның аркасында бутау да китте”, - ди Тәлгать хәзрәт.

Бер сүздә булмау намаз укый башлаган яшьләрне аптырашта калдыра, дип исәпли ул: “Дингә, Аллаһыга мәхәббәтләре булган яшьләр намаз укый башлый, ләкин төрле кешедән бер ук мәсьәлә буенча 40 төрле фикер ишетеп, динен ничек итеп алып барырга белмичә, аптырап кала. Аннары шундый кешеләрне экстремистлар эләктереп алалар. Алай булырга тиеш түгел. Дин - ул Аллаһның дине, бөтен кешеләргә бертигез. Халыклар санаулы гына гомерне татулык-тынычлыкта үткәрсен, дөньяда да бәхетле булсын, мәңгелеккә кайткан вакытта да котылсын дигән изге максат белән, Аллаһ Тәгалә аны Пәйгамбәрләр аркылы җиткергән”, - дип сөйләде мөфти.

“Урамнан бер яшь кеше килде, ди, мәчеткә. Ишетә, күрә, әти-әнисеннән ишетмәгән булса да, интернетта, телевидениедә, радиода да бар, үзе дә аңлый бер Яратучы бар икәнлекне. Беләсе килә, Аллаһка ярыйсы килә. Мәчеткә килгән вакытта, имам - бер сүз, мөәзин - бер сүз, анда утыра торган берничә бабай: “Юк, монысы - болай, монысы - тегеләй”, дип әйтә торган булса, нинди фикер белән чыгып китә ул мәчеттән?  Әлбәттә, бизеп кенә чыгып китә”, - ди мөфти Тәлгать Таҗетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100