news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин "Россиядәге дүртенче мөфтият"не оештыручыларны тәнкыйть итте

Әлбир Крганов җитәкчелегендәге Россия мөселманнары дини шурасын Тәлгать Таҗетдин "оятсызларча һәм шыпырт рәвештә" теркәлгән мөфтият дип атады.

(12 декабрь, Казан, "Татар-информ"). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин  Россия мөселманнарының дини шурасы оешуына карата тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Аның фикеренчә, бүленү терроризмга каршы торуда мөмкинлекләрне киметә. Бу хакта Тәлгать Таҗетдин Чиләбе өлкәсе диния нәзарәтенең чираттагы мәҗлесендә ясаган чыгышында белдерде.

“Диния нәзарәтендә социаль-рухи бердәмлекне бозу омтылышлары бар. Бу 90нчы елларда да булды. Әмма ул көчләр  һәм аларга ярдәм итүчеләр әле дә өметләрен өзмәгән, күрәсең. Узган атнада Россия мөселманнарының дини шурасы оешты. Кемнәр анда керә? Чувашия иң оятсыз рәвештә, шыпырт кына уставны үзгәртеп, теркәп тә куйдылар һәм, имеш, Үзәк Диния нәзарәтендә дә калдылар. Узган айда шул ук хәл Ханты-Мансийскида да булган иде. Чынлыкта бу 2012 елда ук башкарылган эш булып чыкты", - диде Тәлгать Таҗетдин.

Яңа мөфтияткә кемнәр кергәнен санаганда Тәлгать Таҗетдин: "Томск, Омскидагы берничә авыл" гыйбарәсен кулланды. Ул тагын бер чагыштыру китерде - Свердловски өлкәсендә 60 мәхәлләгә инде 7 мөфтият теркәлгән.

Баш мөфти фикеренчә, бүленү омтылышлары, бер берсенә каршы кую радикаль агымнарга, экстремизмга, терроризмга каршы торуны көчсезләйтә. “Аллаһы Тәгаләгә ышануда берләшегез һәм бүленмәгез” диелә Коръәндә һәм безнең уставта шулай дип язылган. Аларның уставларында да шулай язылган. Ләкин гамәлләре башка”, - дип әйтте Тәлгать Тәҗетдин.

“Мондый интригаларга без бирешергә тиеш түгелбез, ә Аллаһы Тәгалә каршында, җәмәгатьчелек һәм дәүләт каршында бурычларыбызны җаваплы итеп үтәргә тиешбез. Һәм барлык кешеләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытырга тиешбез. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар ди безнең халык. Бу съезд бердәмлекне ныгытсын иде”, - дип теләкләрен җиткерде Тәлгать Тәҗетдин мәҗлестә катнашучыларга.

Массакүләм мәгълүмат чараларында "Илдәге дүртенче мөфтият" дип аталган Россия мөселманнарының дини шурасы оешуга тискәре мөнәсәбәтен элегрәк РФ мөселманнарының Диния нәзарәте дә белдергән иде. Рәиснең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов мөфтиятне оештыручыларга кискен сүзләр дә әйтте, аерым алганда, аларны "авыл джентельменнары" дип атады.

Искәртеп үтик, "федераль масштабтагы мөфтият" дип аталган "Россия мөселманнарының дини шурасы" оешмасы РФ Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә 10 декабрьдә теркәлә. Мөфтиятне оештыручылар - Чувашия Мәскәү һәм Үзәк регион мөселманнары Диния нәзарәте, Чувашия Республикасы һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте. Яңа мөфтияткә Мәскәү, Чувашия, Томск мәхәлләләре керә дип яза "Инфо-Ислам". Мөфтиятнең рәисе - Мәскәү һәм Үзәк регион мөселманнарының "Мәскәү мөфтияте" һәм Чувашия Республикасы диния нәзарәтләре рәисе Әлбир Крганов. 

IslamNews мәгълүмат  агентлы язуынча, “Россия мөселманнарының дини шурасы”  Екатерина II нигез салган Оренбург мөселманнар шурасы исеме белән аваздаш. Совет чорында оешманың дәвамчысы итеп Тәлгать Тәҗетдин җитәкчелегендәге СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарның Диния нәзарәте булган. 

90нчы еллар башында СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарның Диния нәзарәте берничә бәйсез структураларга бүленгән. Әлеге бүленеш берничә автоном мөфтият барлыкка килүенә китергән, соңрак алар Равил Гайнетдин төзегән һәм җитәкләгән Россия мөфтиләр шурасына кергән.

Тәлгать Тәҗетдин Үзәк Диния нәзарәте төзеп, Россиянең баш мөфтие вазифаларын үз өстенә алган. Шулай да нәтиҗәдә Үзәк Диния нәзарәте дә һәм Россия мөфтиләр шурасы да берничә төп мөфтиятләрне югалткан. 

“Россия мөселманнарының дини шурасы”  рәисе Әлбир Кргановка Мәскәү өлкәсендә бер мәчет тә керми, Мөфтиләр шурасы рәисе карамагында өч мәчет, шул исәптән Мәскәүнең җәмигъ мәчете бар. Шуңа яңа оешманың җитди киләчәге турында әле сөйләргә иртә, дип яза IslamNews.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100