news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Таҗетдин Россия ордены белән бүләкләнде

Тәлгать Таҗетдин Россия ордены белән бүләкләнде

(Уфа, 24 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). 23 декабрь көнне Уфадагы Ләлә-Тюльпан җәмигъ мәчетендә баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдинга Россиянең Минин һәм Пожарский орденын тапшыру тантанасы үтте. Әлеге истәлекле чарага Мәскәүдән сәясәт фәннәре докторы, «Үз эшләребез белән Россиянең данын арттырыйк» дип аталган федераль программа рәисе Михаил Жеребкин да килгән иде. Тантанада Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе урынбасары Вячеслав Пятков та катнашты.

Бүләкне тапшыру алдыннан Мәскәү кунагы Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның Россия дәүләте куәтен һәм данын арттыруга салган хезмәтләрен югары бәяләде һәм аңа киләчәктә дә игелекле эшләр һәм саулык-сәламәтлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot