news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин: Россия ислам университетына яңа бина төзергә Истанбул мөфтияте ярдәм итә

Россиядәге беренче ачылган мәдрәсә булган бу уку йортында хәзер 600 шәкерт белем ала.

Тәлгать Таҗетдин: Россия ислам университетына яңа бина төзергә Истанбул мөфтияте ярдәм итә
Ильнар Тухбатов

(Уфа, 7 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Төркиянең Истанбул мөфтияте Уфадагы Россия ислам университетына яңа бина төзергә ярдәм итә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин хәбәр итте.

“Россиядә иң беренче мәдрәсә”

“1989 елның сентябрь аенда без Россиядә иң беренче мәдрәсә ачтык. Ул вакытта дин эшләре буенча киңәшмә бар иде. Аларның рөхсәте белән 71 шәкерт укыттык. Аннан соң мәдрәсәбез ислам институтына әверелде. 2003 елдан ул – Россия ислам университеты дип атала”, - дип сөйләде Тәлгать Таҗетдин.

“10 ел элек башлаган идек, чынлап торып эшебез соңгы ике елда гына бара”

Тәлгать Таҗетдин әйтүенчә, университетның яңа бинасы Истанбул мөфтияте ярдәме белән төзелә. “Заманга муафыйграк бина турында сүз булды. Башлавыбызга 10 елдан артык, ләкин чынлап торып эшебез соңгы ике елда гына бара. Хәзер анда 5500 квадрат метр урын булды. Аллаһ теләсә көзгә көндезге бүлектә укучы шәкертләребез яңа бинага күчәчәк”.

Беренче катта уку бүлмәсе, икенче катта яшәү, өченчесендә дәресләр әзерләү бүлмәсе һәм китапханә булачак. Почмактагы биш катлы бинада укытучыларга 18 фатир әзерләнә

“Укучыларны җәлеп итү бик җиңел, матди ягын карарга кирәк”

Мөфти университетта 600 укучы белем алганын әйтте. Көндезге бүлектә 100 кеше, ә калганнары читтән торып һәм кичке бүлектә укучылар. “Кызлар аз, якынча 30 кеше. Хәзер без көндезге бүлектә укучыларны арттыру юлында. Үзәк Диния нәзарәтендә булган 2000 мәхәллә имамнарының 60 проценты 70 белән 90 арасында. Укучыларны җәлеп итү бик җиңел, матди ягын карарга кирәк. Ә теләүчеләр бик күп”, - дип сөйләде ул.

“Үзәк Диния нәзарәтендә 9 мәдрәсә бар”

Үзәк Диния нәзарәтендә 9 мәдрәсә бар. Алар Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә, Чиләбедә, Әстерхәндә, Ульяновскта, Самарада, Курган өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә. Тәлгать Таҗетдин әйтүенчә, кайбер шәкертләр шуларда укыгач, имам булып китә, кайберәүләре укуларын дәвам итәргә Уфага киләләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100