news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Таҗетдин: Минтимер Шәймиев кылган гамәлләре белән барыбыз өчен дә аксакал

Мөфти Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесенең дәүләт эшендә дә, туган телне, милләтне, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау юнәлешендә дә зур хезмәтләр башкаруын билгеләп узды.

Тәлгать Таҗетдин: Минтимер Шәймиев кылган гамәлләре белән барыбыз өчен дә аксакал
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Минтимер Шәймиев кылган гамәлләре белән барыбыз өчен дә аксакал», — дип белдерде Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесенең дәүләт эшендә дә, туган телне, милләтне, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау юнәлешендә дә зур хезмәтләр башкаруын билгеләп узды.

«Бигрәк тә шәһри Болгар тарихыбызга бүгенге көндә игътибар бирмәгән кеше юк. Аллаһ насыйп итсә, Владимир Путин карары буенча, ислам динен дәүләт дине итеп кабул итүнең 1100 еллыгы үткәреләчәк. Минтимер Шәймиев Болгарда, һичшиксез, зур эшләр башкарып чыкты. Бөтен тормышы, кылган хезмәтләре, туган илен сөюе белән барыбызның да атабыз дәрәҗәсендә ул, аксакалыбыз», — дип белдерде мөфти.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot