news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин Корбан гаете вәгазендә мөселманнарны бала табарга өндәде

Тәлгать Таҗетдин россиялеләрне гаилә корырга, балаларны, оныкларны хезмәткә, туган илгә мәхәббәтле итеп үстерергә чакырды.

(Казан, 12сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин мөселманнарны Уфаның Лалә - Тюльпан мәчетендә Корбан бәйрәме белән котлады. Мөфти бәйрәм вәгазендә балалар, аналар һәм демография мәсьәләләренә тукталды.

«Гаилә – барлык халык һәм ыруның, илләр һәм дәүләтләрнең, барлык кешелек дөньясының башлангычы ул. Гаилә – ул, димәк, әти, әни һәм кимендә тагын биш бала дигән сүз. Шулай булуга да карамастан, Аллаһ безне 193 милләте һәм халкы булган Россиягә бербөтен итеп, уртак бер гаиләгә туплаган. Безнең илебез бик зур. Аллаһы Тәгалә тарафыннан саклана, яклана торган ил. Җирләре киң, байлыгы күп. Аңа яман кул белән сузылучылар да аз түгел. Ә бит без, россиялеләр, күп түгел, бары 145 миллион санлы халык без. Гаиләдә бер генә бала икән, әти-әнисен алыштырырга ул берәү генә, димәк, кеше кими. Әле кешелекне бетерүче яман чирләр күпме: алкоголизм, наркотиклар һәм башкалары», - диде үз чыгышында Югары мөфти.

Тәлгать Таҗетдин россиялеләрне гаилә корырга, балаларны, оныкларны хезмәткә, туган илгә мәхәббәтле итеп үстерергә чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100