news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин кое казу, мәчет салу, һәйкәл кую изге эш булуын искәртте

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Башкортстанда совет солдатына һәйкәл ачуда катнашты.

Тәлгать Таҗетдин кое казу, мәчет салу, һәйкәл кую изге эш булуын искәртте
cdum.ru

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Балтач районындагы Мәнәгәз авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә мемориал куелды. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Шәех-әль-Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин моның изге эш булуын әйтте. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында Аллаһның ризалыгы һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына кешеләр сугышта да, тыныч вакытта да батырлыклар кыла, диде.

«Кое казу, күпер салу, һәйкәл кую, мәчетләр төзү — болар барысы да изге эшләр. Атнага бер генә көн булса да, җомга намазларына җыелсак та, авылларыбыз да тагын да матуррак булыр иде, яшь буын вәкилләрен дингә өндәр идек», — диде ул.

Һәйкәл авыл халкы һәм меценат якташлары тырышлыгы белән төзелде.

Авылдан фронтка 80 кеше киткән, шулардан 44 кеше һәлак булган. Һәйкәл куюны Камил Локманов һәм Валерий Сабанов тәкүдим иткән. Алар «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Реаль эшләр» проектыннан ярдәм алган.

Иске Балтач авылы үзәк мәчете имам-хатыйбы Филүс Камалетдинов тарафыннан Коръән аятьләрен уку тантананың иң тәэсирле мизгелләреннән берсе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100