news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгат Таҗетдин: Кайбер имамнар Коръәннең кайсы яктан ачылганын да белми иде

Мөфти әйтүенчә, 80 елларда имам иттереп сайланган кешеләрнең күбесе намаз да укый белмәгәннәр.

(Уфа, 13 июль,”Татар-информ”, Алмаз Биккол). 80 елларда имам итеп сайланган кешеләрнең кайберәүләре намаз укый да, Коръәннең кайсы ягыннан ачылганын да белмәгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин белдерде.

“Бүгенге көндә мәчетләребездә мәчетләребездә эшләгән имамнар совет заманында кайсылары партизан, кайсылары комсомол булган. Гыйлем әти-әнисеннән, олылардан ишеткән хәтле генә булган", - ди мөфти.

Тәлгат Таҗетдин әйтүенчә, 1980-1990 елларда мәчетләрдә эшләрне нәкъ менә шушындый кешеләр алып барганнар. 

“Мин 80 елда мөфти итеп сайладылар. 1983 елларда Татарстаннан: ”Протокол төзелде, менә бу кешене имам иттереп сайладык”, - дип киләләр иде. Коръәнне кайсы ягыннан ачарга икәнлеген дә белми. Фатиханы дә, Ихласны да (Коръән сүрәләре) белми. Намаз укый белми, әмма ул имам итеп сайланган имам. Шунда кулына мөгаллим сәнине (Изге Коръәнне уку кагыйдәләре китабы) тоттырып, күрсәтеп, бар кайтып ике ай укы, аннары килерсең дип җибәрә идем, һич булмаса Фатиха, Ихлас сүрәләрен өйрәнергә кирәк. Яисә укытыр өчен үзебездә калдыра идек. Ул вакытта мәҗбүр, хәзерге шикелле түгел”, - дип сөйләде мөфти.

Тәлгат Таҗетдин фикеренчә, имамнар гына түгел, хәтта мөфтиятләр дә тәнкыйтьне тиешле дәрәҗәдә кабул итми. Тәнкыйтьләгән очракта, алар аерылып, үз мөфтиятләрен булдыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100