news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин көн үзәгендә торган проблемалар турында Болгар җыенында фикер алышырга чакырды

Бүген Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән II бөтенроссия форумының пленар утырышы узды

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Көн үзәгендә торган проблемалар турында Болгар җыенында фикер алышырга, аларны хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Бу хакта бүген Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән II бөтенроссия форумының пленар утырышында Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белдерде. Билгеле булганча, быел икенче тапкыр уздырыла торган форум Изге Болгар җыенына туры китереп оештырылды.

Т.Таҗетдин пленар утырышта форумның ел саен “Милли тормыш һәм дин” темасы астында узуын билгеләп үтеп, фикер алышуга елдан-ел яңа темалар (гаилә, эчкечелек һ.б.) чыгарылырга тиешлеген, шул вакытта гына алга китү мөмкин икәнлеген ассызыклады. Милли тормыш һәм дин арасында аерманың зур булуын әйтте.

Аның сүзләренчә, ел саен Бөтендөнья рус халык соборы үткәрелә. Анда төрледән-төрле темалар күтәрелә, нәтиҗәләр чыгарыла, аның резолюцияләре бөтен ил буенча таратыла. Бөтендөнья рус халык соборында Россиянең киләчәге турында кайгырткан барлык кешеләр дә катнаша ала. Т.Таҗетдин Казанда уза торган форумга да дин әһелләре белән берлектә зыялылар, галимнәрне чакыру, бер-береңне баету һәм нәсыйхәт уку зарурлыгын белдерде. Аның фикеренчә, бу диннең тормыш белән багланышы өчен кирәк. Чөнки дистәләгән мәчетләр күтәрелеп килә, ә кешеләр иман йортларына килергә ашыкмый.

Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән II бөтенроссия форумын оештырганнары өчен, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдергәннән соң, татар халкы дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәсә дә, аның төп мәркәзе, аның иң кыйммәтле булган дине бар икәнлеге һәм ул динне кабул иткән урыны барлыгын белдерде. “Ул урынны (Болгар шәһәрчеген – Т.И.) яңадан торгызу хезмәтләре алып барыла. Анда без бердәмлеккә, берлеккә, милләтебезне саклауга үзебезнең өлешебезне кертәбез, барыбыз да берлектә катнашабыз”, - диде ул.

“Бу залда утыручылар арасында Ватаныбызның Калининград өлкәсе, Архангельск, Мурманскидан алып Сочи шәһәрендәге, Камчатка, Владивостоктагы мәхәлләләребездән имамнар, дин галимнәребез бар. Алар милләтебезгә, динебезгә гадел хезмәт итәләр. Алар үзләренең әдәп-әхлак тәрбиясе, интеллектуаль-мәдәни байлыгы белән башка халыкларга, башка диннәргә милләтебезне таныталар. Бу хезмәтләре өчен барча имамнарыбызга һәм татар милләтенең киләчәген кайгыртып, бөтен көчен куеп хезмәт иткән киң җәмәгатьчелеккә рәхмәтебезне белдерергә тиешбез”, - диде Равил хәзрәт Гайнетдин, форумның файдалы нәтиҗәләрен күрергә өметләнеп.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов исә үз чыгышында дин өлкәсендә тәртип булырга тиешлеген, мөфти, мөхтәсибләр һәм имамнарның бер сүздә булып, бер юнәлештә эшләү зарурлыгын, шул вакытта күп проблемаларның юкка чыгуын белдерде. Мөфтиятнең яшьләр белән эшчәнлекне җайга салынуын, һәр мөхтәсибәт каршында моның өчен җаваплы кешеләр булуын хәбәр итте. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман инфраструктурасын төзү эшен алып баруын, аның үз-үзен аклый башлаганчы, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуын әйтте.

Илдус хәзрәт Фәизов шулай ук хәзерге вакытта дини белем бирү системасын камилләштерү өстендә эшләүләрен, аның өч баскычлы (мәчет каршындагы курслардан алып Россия ислам университетына кадәр) булачагын белдерде. Мәдрәсәләрдә белем бирү программалары да моннан соң бер төрле булачак.

Мөфти хәзрәтләре чыгышында дин әһелләренең материаль хәленә кагылышлы мәсьәләне дә күтәрде. Аның сүзләренчә, мөхтәсибләргә һәм казыйларга берникадәр хезмәт хакы түләнгәч, алар үзләрендә җаваплылык тоя башлаган. “Әгәр дәүләт ниндидер бер мөмкинлек табып, имамнарга һәм мәдрәсә укытучыларына хезмәт хакын түләүне оештыра алса, барлык дини оешмалар тәртиптә булыр һәм алар белән идарә итеп булыр иде”, - диде Илдус хәзрәт, моның чит-ят идеология керүгә киртә булу мөмкинлеген ассызыклап. Ул мисалга Төркия дәүләтен китерде. Имамнарга хезмәт хакы түләнгән очракта, аларның мескен булып яшәмәсләр иде һәм абруйлары да күтәрелер иде, дигән теләк белдерде. Бүгенге көндә дин белән генә тәрбияләп булганлыгын билгеләп үтте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шулай ук кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итү, ислам радио-телевидениесен булдыру, тыелган китаплар мәсьәләсенә ачыклык кертү проблемаларына да тукталды. Соңгысына ачыклык кертеп, ул тыелган китапларны ачыклаганда дин әһелләрен дә катнаштыру зарурлыгын, алар арасында гыйльми дәрәҗәгә ирешкәннәре дә булуын әйтте. “Бу өлкәдә киеренкелек килеп чыккан очракта, аны туктатып булмаска да мөмкин”, - дип белдерде Илдус хәзрәт Фәизов.

Чувашия Республикасы белән Мәскәү шәһәре һәм Россиянең үзәк өлкәсе мөфтиятен җитәкләүче, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкаручы Әлбир Крганов исә үз чыгышында форумнарда яңгыраган фикерләрнең тормышка ашырылырга тиешлеген ассызыклап үтте. “Бүген милләт ничек итеп алга барырга тиеш?” дигән сорауга җавап биреп, ул мәхәллә системасына өстенлек бирүен әйтте, бабаларыбызның нәкъ менә шушы система буенча яшәвен билгеләп үтте. “Безнең бабаларыбыз татар мәхәлләсе төзегән, алдынгы фикерле имам янында эшмәкәрләр дә, кулыннан эш килерлек яшьләр дә тупланган”, - диде ул, бигрәк тә мәхәлләләр каршында оеша (РФнең кайбер төбәкләрендә уңышлы эшләүче) башлаган иҗтимагый советлар эшчәнлегенә зур өметләр баглавын әйтеп. Ул шулай ук яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирү зарурлыгын билгеләп үтте. Эчми-тартмый торган тәртипле яшьләрне эшкә урнаштыруда дин әһелләренең дә катнашырга тиешлеген әйтте. Балалар белән төрле чаралар уздыруда активрак катнашырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100