news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин: Бездә баланың ата-анага булган мөнәсәбәтенә игътибар итүче юк

Хәзрәт фикеренчә, әхлак дәресләре аша балаларның рухи кыйммәтен дөрес формалаштырырга кирәк.

Тәлгать Таҗетдин: Бездә баланың ата-анага булган мөнәсәбәтенә игътибар итүче юк
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар шәһәрендә Ислам кабул итүнең 1000 ел тулуга багышланган тантанада бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрнең игътибарга алынмавын әйтте.

«Бездә баланың ата-анага һәм тирә-якка булган мөнәсәбәтләргә игътибар итүче юк. Хәзерге вакытта балаларның рухи әхлак кыйммәтен дөрес формалаштырырга кирәк. Чит илдән яшьләргә төрле йогынтылар булуын күрәбез. Әхлак дәресләре киләсе елдан кертелергә мөмкин. Мәктәптә атнасына ике тапкыр булса да үткәрелсен иде дип саныйм», — диде ул.

"Казанда булган фаҗигане генә искә төшерик. Ул егет – җинаятьче түгел. Аның әти-әнисе җинаятьче булып чыга. Бер карасаң, егет я армиягә барырга, я гаилә корырга тиеш иде. Ә ул бер гаепсез кешеләрне юк итте", - диде Тәлгать Таҗетдин.

Тәлгать Таҗетдин Россиянең Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында әхлак дәресләрен кертү турында карар әзерләнгәнен, аны Россия Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителүен әйтте.

Хәзрәт бу дәресләрне дини һәм дөньяви китапларны белгән, аларны өйрәнгән, тормыш тәҗрибәсе булган белгечләр укытырга тиеш дип саный. «Бу эшкә гап-гади генә укытучы алына алмый. Безнең әзер кадрларыбыз бар», — дип сөйләде ул.

«Мәсәлән, балаларны Болгарга экскурсиягә йөртәләр, ул аларның башларында гына түгел, йөрәкләренә дә кереп кала. Шул очракта гына без яшь буынга киләчәккә өмет белән караячакбыз. Әмма балаларыбыз башкача тәрбияләнә икән — бу бик моңсу күренеш», — дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100