news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: Имам хезмәте - һөнәр түгел

Хәзрәт фикеренчә, имамның әһәмияте - үз тормышы белән дөрес юл күрсәтеп, халыкны ияртүдә.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: Имам хезмәте - һөнәр түгел
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин имам хезмәтен һөнәрләр рәтенә кертмәскә өндәде. Ул имамның әһәмиятен күләмлерәк итеп билгеләргә кирәк дип саный. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Имам дөрес юл күрсәтергә, барысын да бу дөрес юлдан алып барырга тиеш. Шуңа күрә имам хезмәте - һөнәр түгел. Аңа яктылыкны бөтен йөрәге белән күтәреп барырга һәм бу хакта җәмгыять, дәүләт белән фикер алышырга кирәк”, - диде ул.

Тәлгать Таҗетдин халыкның ислам дине белән яшәвенә 1430 ел булуын искәртте. “Дин әһеленең көндәлек тормышта әһәмияте үзгәрми”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100