news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Галиуллин: Минем өчен Тукай премиясе ул - танылу һәм киләчәккә илһамландыру

Дәүләт премияләре бүген Илһам Шакиров исемендәге концерт залында тапшырылды.

Тәлгать Галиуллин: Минем өчен Тукай премиясе ул - танылу һәм киләчәккә илһамландыру
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган язучы Тәлгать Галиуллин үзе өчен премиянең әһәмияте танылу һәм киләчәккә илһамландыру булуын әйтте. Бу хакта премия тапшырылганнан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Тәлгать Галиуллин премиягә "Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы" роман-эссесы; "Китек көзге" китабы, "Мы – потомки страны Тартария" әдәби-тәнкыйди басмасы өчен лаек.

"Минем өчен бу премия, беренчедән, танылу, икенчедән, киләчәккә илһамландыру. Киләчәктә тагын да дәртләнебрәк эшләргә һәм әсәрләремдә Тукайны, җәмгыятебезне тирәнрәк чагылдыруга этәргеч бирәчәк", - диде язучы.

"Иҗаттан беркайчан туктаганым юк. Көн саен иҗатта мин, пенсиядә булгач, күп өлешем иҗат эше", - ди Тәлгать Галиуллин.

Дәүләт премияләре бүген Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырылды. Лауреатларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot