news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Галиуллин: Күбесе пенсиягә чыккач кына иҗат итә, без бу күренештән ардык

Тәнкыйтьче яшь иҗатчылар да Язучылар берлегенә керергә тиеш дип саный.

Тәлгать Галиуллин: Күбесе пенсиягә чыккач кына иҗат итә, без бу күренештән ардык
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген шагыйрь, алтынчы Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Тәнкыйтьче, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин чарада яшьләргә мөрәҗәгать итеп: “Күбесе пенсиягә чыккач кына иҗат итәргә тотына, без бу күренештән ардык”, - дип белдерде.

Тәлгать Галиуллин яшьләрнең үзләре белән бер рәттә булуларын теләвен әйтте. “Пенсия яшендәгеләр Язучылар берлегенә алыгыз әле дип зарланалар. Вафат булганчы, язучы статусын алырга омтылалар”, - диде ул.

“Өлкән буынга алмашка яшь иҗатчыларның да Язучылар берлегенә кертелүләрен телим, безгә яңа язучылар кирәк. Берлеккә кабул иткәндә, ни өчен килдегез дип сораганга җавап бирә алмыйлар. Аңлатам: берлек материаль әйбер бирмәсә дә, сез тагын да тирәнрәк, чистарак, әйбәтрәк язарга өйрәнәсез”, - ди ул.

Тәнкыйтьче яшь иҗатчылар гел көч, энергия алып килүен сөйләде. “Иң мөһиме, ул буыннан-буынга күчә бара, чөнки поэзия әдәбиятыбызның төп нигезен тәшкил итә. Башта сүз, аннары тырышлыклар ярдәмендә беренче ритмик гыйбарәләр барлыкка килә. Табигать белән аралашу процессында инде шигъри әсәрләр туа”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100