news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Галиуллин: Акмулла — казах һәм башкорт сүзләрен кертеп язган татар шагыйре

«Ул башкорт, казах далаларында яшәгән, шуңа күрә аның иҗатында казах сүзләре дә, башкорт сүзләре дә бар», — дип аңлатты галим.

Тәлгать Галиуллин: Акмулла — казах һәм башкорт сүзләрен кертеп язган татар шагыйре
Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Профессор, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин XIX гасырда иҗат иткән Акмулланы татар шагыйре булуын әйтте.

«Акмулла дигән шагыйрьне казахлар, башкортлар, татарлар — һәркем үзенеке итеп саный. Әмма без аның татар шагыйре икәнен беләбез. Ул башкорт, казах далаларында яшәгән, шуңа күрә аның иҗатында казах сүзләре дә, башкорт сүзләре дә бар», — диде ул.

Ул Акмулланың мирасын татар галиме Миркасыйм Госманов өйрәнгәнен әйтте. «Акмулланың кулъязмалары күп түгел, исән чагында ул кечкенә генә җыентык чыгарган булган. Шуның берсе Казанда чыккан», — диде галим.

«Казанда аңа багышланган конференция узган иде. Шунда чакыру алгач, башкортлар тиз генә Акмулладан башкорт ясап, әсәрләрен 10 мең тираж белән чыгарганнар. Бөтен халыкка бушлай таратканнар. Бәхәс чыккач, бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк дип таптым», — диде Тәлгать Галиуллин.

Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла (27 декабрь 1831, Дүсән, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы — 27 октябрь 1895, Троицки–Златоуст юлы) — шагыйрь һәм мәгърифәтче. Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Туксанбайда башлангыч белем ала. Стәрлебашта шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала, соңрак Троицки мәдрәсәсендә укый. Җәйләрен казах ягына чыгып, балалар укыта.

Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән (1892, 1904, 1907 елларда). Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе — «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892) Акмулланы барлык төрки телләрдә сөйләшүче укымышлыларга таныта.

1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Зылатауска барганда, Мияс заводыннан ерак түгел юлбасарлар һөҗүменнән вафат була.

news_right_1
news_right_2
news_bot