news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Абдуллин: Подрядчының җаваплылыгы көчәйтелә

Дәүләт торак фонды директоры әйтүенчә, подрядчы залогка сала алырлык әйберен кертергә һәм үз өстенә алган эшен сыйфатлы башкарырга тиеш.

Тәлгать Абдуллин: Подрядчының җаваплылыгы көчәйтелә
Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды 527 мең квадрат метр мәйданда торакны файдалануга кертүне ниятли. Бу хакта бүген фондның 2017 елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуында башкаручы директор Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.

“Бу мәсьәләдә тулы ышаныч бар. Төзелеш ул һәрвакыт коллектив хезмәт, индивидуаль шөгыль түгел. Социаль ипотека халыкның көчен берләштерә, мондый торак төзелеш чыгымнары һәм бәясе нисбәте буенча да шактый нәтиҗәле. Сыйфаты да яхшы гына, башка төбәкләр белән дә чагыштырабыз”, - дип белдерде Тәлгать Абдуллин.

Ул республиканың төрле предприятиеләре дә торак программаларында катнашуын билгеләп узды. Әйтик, “ТАИФ” оешмасы хезмәткәрләре өчен былтыр 2 мең фатир алынган. “Оргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим” да - программада катнашучылар.

“Күмәк хезмәттә һәрвакыт проблемалар туа. Кем төзиячәк, подрядчысы никадәр акчага башкарып чыга алыр, дигән сораулар туа. Безгә, аннары "Кем эшли ала, ә кем алмый?" дигән сораулар белән интекмәс өчен, подрядчы турында җитәрлек мәгълүмат алырга кирәк”, - дип ассызыклый Тәлгать Абдуллин. Аның әйтүенчә, подрядчының җаваплылыгына карата таләпләр, һичшиксез, үзгәрәчәк.

“Былтыргы тәҗрибә подряд эшләре буенча килешүләр төзү шактый куркыныч проблема булуын күрсәтте. Подрядчы эшне сыйфатсыз башкарырга яки вакытында башкармавы ихтимал. Без, һичшиксез, залоглар системасы булачак дибез. Подрядчы залогка сала алырлык әйберен кертергә һәм үз өстенә алган эшен сыйфатлы башкарырга тиеш. Юк икән, залогка салынган әйберләре йолып алына, һәм алга таба шушы эшне башкару хокукыннан мәхрүм ителә. Эшли алган кеше генә эшләргә тиеш. Әкренләп шуңа ияләнергә кирәк. Мөнәсәбәтләр системасын табигый процесс итеп көйләргә кирәк. Баштарак, прививка кебек, “авыртачак”, аннары җиңеләячәк”, - дип белдерде Тәлгать Абдуллин.

Директор сүзләреннән аңлашылганча, бюджет объектларында заказ буенча эшкә тотынганчы, подрядчылар акчалата яки банк гарантияләре белән контракт бәясенең 10 проценты күләмендә взнос кертергә бурычлы. Шуннан соң гына аларны эшкә үткәрергә рөхсәт алына. “Мондый корал булырга тиеш дип саныйбыз. Алайса элек, “әйдәгез, тендер, сәүдәләшүләр үткәрик, аннары подрядчы үз юнәлешендә эшкә керешәчәк”, дия идек, нәтиҗәдә, подрядчы проекттан тайпыла, материалны алмаштыра, кайбер эшләрне үзгәртә. Шуңа күрә материаллар буенча белешмәлек төзелде, анда инде аларны төрләре ягыннан бутау мөмкин түгел. Безнеңчә, килешүләр төзегән вакытта, подрядчы булган бөтен проект документациясен, булган материалларны күрергә тиеш. Производство эшләре календаре төзелүе зарур. Подрядчы теләк белдергәч, без аның производство эшләре планын күрергә тиеш, аннары материаль тәэминат планы булдырыла. Бу теге яки бу материалны объектка кайчан китерәсен белер өчен кирәк”, - диде Абдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100