Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәлгать Абдуллин: "Дәүләт торак фонды 2 миллиард тирәсе салым түли, бу - "Татнефть"некеннән чак кына ким"
Дәүләт торак фонды башлыгы фондның бюджеты һәм чыгымнары катгый контрольдә торуы турында сөйләде.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының еллык бюджеты 45 миллиард сумны тәшкил итә, дип сөйләде "Татар-информ"га фондның җитәкчесе Тәлгать Абдуллин.
Ел саен 7 миллиард сум предприятиеләрдән керә. Калганнары исә төрле чыганаклардан туплана.
"Биредә банктан кергән акчалар да, алдан башкарылган эшләр өчен түләнгәннәре дә, бирелгән фатирларга кешеләр түләгән акчалар да керә. Милек сатудан керем бар. Мәсәлән, без торак йорт төзедек, анда кибет бар һәм без аны сатабыз. Без төрле компанияләрнең эре акционерлары булып торабыз. Дивидендлар да яхшы булырга тиеш", - дип сөйләде Тәлгать Абдуллин.
Дәүләт торак фонды башлыгы фондның 2 миллиард сумга якын салым түләвен, ә бу исә "Татнефть" салымнары күләмендә диярлек булуын билгеләп узды. Шуның белән бергә, Дәүләт торак фонды коммерцияле булмаган оешма законы нигезендә, керемнәрне бары тик социаль максатларга гына юнәлдерә. Контроль бәйсез аудиторлар тарафыннан һәм Татарстан Юстиция министрлыгыннан башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз