Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәлгать Абдуллин: “2016 ел азагына Казанда социаль ипотека буенча өч йорт тапшырылачак”
Тагын бер йортны 2017 елның гыйнварында сафка бастырырга тиешләр.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ») Ел азагына кадәр Казанның Оренбург трактындагы 306 фатирлы торак йортны, шулай ук “Салават күпере” микрорайонындагы 13-2 һәм 13-4нче йортларны кулланышка тапшыру көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына интервьюда Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллин сөйләде.
Йортларны төзеп бетерер өчен тауар биржасы эше туктатылып тора, ә подряд эшләре бәясе бер квадрат метр өчен 32 мең сумга күтәрелә.
“Төзелешләр алып барылсын өчен чаралар күрергә кирәк. Без подряд эшләренең бер метр өчен бәяне 32 мең сумга кадәр күтәрдек. Без бу “даруның” ничек ярдәм итәчәген күрергә тиешбез. Төрлечә дәвалап була, ләкин әгәр дә бу булыша дип әйтәләр икән, без “Әйдә, эшләп кара”, дип әйтергә тиеш. Аларның эше уңар дип өметләнәм”, - дип сөйләде Тәлгать Абдуллин.
Торак фонды җитәкчесе сүзләренчә, әлегә бөтен подрядчылар да объектларны быел кулланышка кертергә риза булмаган. Квадрат метрның кыйммәтләнүе мәсьәләсе ни рәвешле хәл ителәчәге турында әле фикерләшергә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз