news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәүлек эчендә Татарстанда 20 янгын килеп чыккан

Януларның төп сәбәпләре – ут белән саксыз мөнәсәбәт һәм кыска ялганыш

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Тәүлек дәвамында Татарстанда 20 янгын килеп чыккан. Януларның төп сәбәпләре – ут белән саксыз мөнәсәбәт һәм кыска ялганыш.

Кыска ялганыш аркасында янгын 8 очракта кабынган, ут белән саксыз эш итү сәбәпле, 7 янгын чыккан, калган очракларда пичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, пичнең артык кызуы, исерек халәттә тәмәке тартканда саксызлык һәм ут төртү кебек сәбәпләр янгынга китергән.

Янгын сүндерүчеләр ялкын кабынган чирәмне сүндерү өчен – 65, чүп-чарны сүндерү өчен 35 мәртәбә юлга чыккан, диелә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе сайтында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot