news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Т.Ларионова:“Компьютер гыйлеменә өйрәтү” акциясе алга таба да игелекле эшен эшләсен”

Дөньяны күрергә ярдәм ит” акциясе бигрәк тә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан бигрәк әһәмиятле чара булып тора”, - дип ассызыклап үтте ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). 1 октябрьдән Татарстанда “Компьютер гыйлеменә өйрәтү” (“Компьютерный ликбез”) дигән республика хәйрия проекты старт алды. Ул өлкән яшьтәге гражданнарга компьютерда, Интернет челтәрендә эшләү өчен белем һәм күнекмәләр бирүне күздә тота. Әлеге проектының ничек тормышка ашырылуы белән бүген ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференция барышында таныштырдылар.

Өлкәннәр ункөнлегенә туры китереп оештырылган әлеге чара “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтимагый оешмасының ТР бүлеге инициативасы белән уздырыла. Нәкъ менә алар ТР Президенты каршындагы Хәйрия советына өлкән гражданнар өчен компьютер курслары оештыру тәкъдимен керткән. Нәтиҗәдә өлкәннәрне компьютер серләренә өйрәтү шәһәр-район җирләрендә генә түгел, авылларда да оештырылган. Курслар 35 һәм аннан күбрәк сәгатькә исәпләнгән. Өлкәннәр өчен уку елы майга кадәр дәвам итәргә тиеш. Дәресләрне мәктәпләрнең информатика укытучылары, бу предметны әйбәт белүче 10-11 сыйныф укучылары да алып бара. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр итте.

29 нчы октябрьга алынган мәгълүматларга караганда, әлеге акциядә республиканың 5 мең артык пенсионеры катнашкан. А.Зиннуров сүзләренчә, әлеге акциянең социаль-психологик үзенчәлегенә игътибар итү зарур. Чөнки әлеге курслар картларга үзләрен кирәкле итеп тоярга, эш табарга ярдәм итә, буыннар арасындагы дәвамчанлыкны тәэмин итә. Курсларга йөрүчеләрнең иң яшенә – 55, иң картына 88 яшь.

ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, әлеге хәйрия проекты өлкәннәргә иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә юл ача. Яр Чаллыда яшәүче 88 яшьлек Валентина Ярославцева хәзер шигырьләрен дә компьютерда гына яза башлаган. “Әлеге акция алга таба үзенең игелекле эшен эшләсен”, - диде дәүләт киңәшчесе.

Әлеге акциягә республиканың Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Буа, Яшел Үзән, Нурлат, Биектау, Әлки, Апас, Ютазы, Чүпрәле һәм Лаеш районнары дәррәү кушылган. Аларда эшләп килүче төркемнәр саны күпчелекне тәшкил итә. Ә Кама Тамагы, Казанның Авиатөзелеш, Мөслим, Актаныш, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман районнарында 1-2 генә төркем оештырылган. Т.Ларионова сүзләренчә, ел ахырына кадәр Татарстанда компьютер гыйлеменә өйрәтә торган 153 төркем ачылачак дип көтелә.

Видеоконференция вакытында шулай ук 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне алдыннан старт алган “Дөньяны күрергә ярдәм ит” акциянең барышы белән дә таныштырдылар. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева хәбәр иткәнчә, бу проектның максаты – 70 яшьтән алып өлкәнрәк булган, катаракта белән интеккән пенсионерларга күз ясмыгын алмаштыру буенча операция ясатуда ярдәм итү. Бүгенге көндә 254 кешегә мондый операция таләп ителә. “Әлегә республиканың 7 җирлегендә, шул исәптән Яр Чаллы шәһәрендә, Чүпрәле, Сарман районнарында әлеге проектка актив кушылдылар”, - дип белдерде Р.Голубева.

Т.Ларионова сүзләренчә, әлегә бу юнәлештә актив эшләүче территорияләрнең саны аз. “Бөтен районнарда ярдәм көтәләр. Картлар һәрвакытта да үзләре мөрәҗәгать итми. Кайбер районнарда бу вәзгыятьне анализлаганнар”, - дип билгеләп үтте дәүләт киңәшчесе, картлар йортларда һәм интернатларда яшәүче пенсионерларның да сәламәтлеген тикшереп торуны сорап. “Бу акция бигрәк тә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан бигрәк әһәмиятле чара булып тора”, - дип ассызыклап үтте Т.Ларионова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100