news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Т.Ларионова:“Бу ел балаларга һәм социаль учреждениеләргә бүләкләргә бик юмарт булды”

Бүген Казанда 1000 еллык мәйданындагы скверда - Хәйриячегә куелган һәйкәл янында Татарстан һәм Россиядә данлыклы меценат Әсгать Галимҗанов Казан балалар терапия санаториенә һәм Яшел Үзәндәге “Гнездышко” приютына “Газель” автобуслары тапшырды

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда 1000 еллык мәйданындагы скверда - Хәйриячегә куелган һәйкәл янында Татарстан һәм Россиядә данлыклы меценат Әсгать Галимҗанов Казан балалар терапия санаториенә һәм Яшел Үзәндәге “Гнездышко” приютына “Газель” автобуслары тапшырды. Әлеге чарада ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм - Казан шәһәре Социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Просвирякова катнашты.

Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, Әсгать Галимҗанов быел гына 4 автомашина бүләк иткән. “Бу ел балаларга һәм социаль учреждениеләргә бүләкләргә бик юмарт булды. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышлап уздырылган чараларда да, безнең чакыруны колак салып, бик күп кеше катнашты. Ә Әсгать Галимҗанов исә бер кайчан да сораганны көтеп тормый. Ул үз алдына күбрәк балага ярдәм итүне максат итеп куйган. Аның социаль учреждениеләргә автобуслар бүләк итүе күп нәрсә турында сөйли. Бүгенге көндә социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагында Әсгать Галимҗанов турында белмәгән һәм аны җылы сүз белән искә алмаган бер генә учреждение дә юк“, - дип белдерде Т.Ларионова, Әсгать Галимҗановка рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Әсгать Галимҗановның социаль учреждениеләргә тапшырган автобуслар саны 70тән артып китә. Хәйрияче мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып, меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап калган, шәфкать символына әверелгән Тереза ананы – иң өметсез чакларда да кешедә өмет чаткысы кабыза алган изге ананы һәр яктан үзенә үрнәк итеп куя. Ул 1990 елда БМОның Балалар фонды башкарма директоры Джеймс Грант һәм Тереза анакай белән беррәттән, Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты була. Бу медаль балаларны яклау юлындагы фидакарьлек һәм гуманизм өчен бирелә.

Әсгать Галимҗанов шулай ук “Хезмәт Кызыл Байрагы” һәм “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре” орденнары, “Ышаныч һәм тугрылык өчен” халыкара премиясе, Андрей Первозванный ордены һәм башка дәүләт бүләкләре иясе. Хәйрияче Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы әгъзасы да булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100