Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түләүсез гаилә кунакханәсенә ярдәм күрсәтү өчен "Черек күл"дә махсус хәйрия акциясе узачак
Бәйрәмгә килгән кунакларны күңелле музыкаль тамаша, мастер-класслар һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе көтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). 13 гыйнварда "Черек күл" паркында "Добрый лед" хәйрия акциясе узачак. Аның максаты - "Дом Рональда Макдональда" исемле түләүсез кунакханәгә матди ярдәм күрсәтү. Бу хакта Казан парклары һәм скверлары дирекциясе сайты хәбәр итә.
- "Дом Рональда Макдональда" - Республика балалар клиник хастаханә пациентлары һәм аларның гаиләләре өчен махсус төзелгән кунакханә. Биредә озак дәвалану процессын узучы балалар әти-әниләреннән аерылмыйча тора алалар. Кунакханә тулысынча түләүсез хезмәт итә.
Бәйрәмгә килгән кунакларны күңелле музыкаль тамаша һәм мастер-класслар көтә. Шулай ук кул эшләнмәләре ярминкәсендә сувенирлар һәм бүләкләр сатып алырга мөмкин.
Акциядә җыелган барлык акча гаилә кунакханәсе проектын үстерүгә тотылачак, - дип яза Казан парклары һәм скверлары дирекциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз