news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түләүле нигездә белем биргән югары уку йортларында укыганнар хәрби хезмәткә күбрәк бара
Дәүләт карамагындагы югары уку йортларын тәмамлаганнарның хәрби хезмәттән читләшүе аңлашылмый, дип белдерә Равил Моратов
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстаннан хәрби хезмәткә язгы чакырылыш вакытында 1466 югары һөнәри белемле егет РФ Хәрби көчләр сафына баскан. Бу исә ул юлы чакырылучыларның 36 процентыннан артыгын тәшкил иткән.
ТР хәрби комиссары Сергей Погодин бүген ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында игълан иткән мәгълүматларга караганда, аларның күпчелеге Кама дәүләт инженер-иктисад академиясеннән - 161 кеше. Казан икътисад, идарә һәм хокук институтыннан - 147, Казан техник университетыннан – 142, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән Казан дәүләт энергетика университетыннан – 127шәр, ТИСБИ идарә академиясеннән – 107, Казан дәүләт университетыннан – 98, Казан дәүләт технологик университетыннан – 84, Алабуга дәүләт педагогика университетыннан – 64, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан – 17,.. Казан финанс-икътисад институтыннан 5 егет алынган.
Утырыштагылар билгеләп үткәнчә, түләүле нигездә белем бирә торган югары уку йортларында укыганнар хәрби хезмәткә күбрәк бара. «Дәүләт карамагындагы югары уку йортларын тәмамлаганнарның хәрби хезмәттән читләшүе аңлашылмый. Бюджет урыннары аларда юкмы әллә, гомумән, дәүләт акчасына без кемнәргә югары һөнәри белем бирәбез?» - дип, бу хәлнең алшартлары белән кызыксынды ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов. Бу мәсьәләдә хәлне уңай якка үзгәртү өчен, алга таба күпме егетнең югары белем алып чыгуы, күпмесе бюджет хисабына укуы турында да тулы мәгълүмат туплау зарурлыгын таләп итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot