news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тәңкәләр" ансамбле Чувашиядан җиңү белән кайтты

Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай авылында VII Халыкара төрки дөнья милли сәнгать "Урмай-Зәлидә" фестивале узды.

"Тәңкәләр" ансамбле Чувашиядан җиңү белән кайтты

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). 4 апрельдә Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай авылында VII Халыкара төрки дөнья милли сәнгать "Урмай-Зәлидә" фестивале узды. Урмай мәдәният йортында узган фестивальнең ачылыш тантанасында Олы Тәрбит авылы керәшеннәренең “Тәңкәләр” фольклор ансамбле уңышлы чыгыш ясаган.  Бу турыда "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә.

Чувашия Руспубликасының бөтен татар авылларыннан, Татарстан, Башкортстан,Төркмәнстан, Үзбәкстан, Марий Эл, Мордовия, Саха (Якутия) һәм Түбән Новгород өлкәләреннән төрле юнәлештә һәм җиде номинациядә, җиде төрки милләт вәкилләре катнашкан.

"Тәңкәләр"нең чыгышына югары бәя бирелгән. Алар фестивальдә беренче урынны алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100