news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәгәрмәчле кабул итү кабинеты Әгерҗегә килә

Халыктан алынган үтенеч-гозерләр Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга наказ булып барып ирешәчәк

 (Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). “Бердәм Россия“ партиясенең мобиль кабул итү автобусы 8 сентябрьдә Әгерҗегә килә, дип хәбәр итә "Әгерҗе хәбәрләре".

Мобиль төркемгә сораулары булганнарны сәгать 10га Мәңгелек ут янына, 12гә Чайковский урамындагы 6 нчы йорт янына, төштән соң 2 тулганда Завод урамы, 59 адресы буенча АЗСМның административ бинасы янына чакыралар. Халыктан алынган үтенеч-гозерләр Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга наказ булып барып ирешәчәк, дип искәртә район газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot