news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә милли уеннар буенча мастер-класс үткәрелде

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсенә Бөтенроссия фестиваленә җыелган ансамбльләр халык уеннарын өйрәнде.

(Ульяновск өлкәсе, 28 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестиваль-бәйгесе татар милләтенең халык мәдәниятен саклаучы зур хәрәкәткә үсеп җитте. Борынгыдан килгән, ләкин инде онытыла барган бай мәдәни традицияләребез янә тормышыбызга кайта», - дип белдерде быелгы фестивальнең жюри рәисе Эльмира Каюмова «Татар-информ»га.

Мисалга ул Омск өлкәсенең Үләнкүл авылы татарларының «Наза» фольклор ансамбле, моннан күп еллар элек Төркиягә күченгән якташлары янына барып, аларда сакланган җыр-биюләрне өйрәнеп кайтуларын китерде. Шул рәвешле ансамбль фестивальдә дә Гран-при яулаган.

  • ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган унынчы «Түгәрәк уен» бүген Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында ачыла. Анда Россиянең 23 төбәгеннән фольклор коллективлар, барлыгы 600дән артык кеше катнаша.

Бүген Татарстанда гына да 500ләп фольклор коллектив исәпләнә, дип хәбәр итте Эльмира Каюмова. «Әле ун ел элек фестивальдә балалар коллективлары катнашмый иде, чөнки алар юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер Татарстанда гына да аларның саны 50дән күбрәк. Яшь буын халык традицияләрен өйрәнә. Фестивальдә балалар коллективлары арасында аерым номинация дә барлыкка килде», - ди Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге вәкиле.

Унынчы фестивальнең жюри составында шулай ук сәнгать белгече Геннадий Макаров, профессор Сәгыйть Хәбибуллин, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хореографы Раилә Гарипова һ.б. бар. Алар иң яхшы вокалчыларны, биючеләрне, музыка уен коралларында уйнаучыларны ачыклаячак. «Фестиваль – концерттлардан гына тормый. «Түгәрәк уен» - Россиянең төрле төбәкләреннән килгән коллективлар аралашу, иҗади репертуарларын баету мөмкинлеген дә бирә. Быел, әйтик, милли уеннар һәм музыка уен кораллары буенча мастер-класслар үткәрелде», - дип искәртте Эльмира Каюмова.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot