news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Түгәрәк уен» фольклор фестивале Сабан туе белән тәмамлана

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында үтүче Сабан туе кунакларын Татарстан һәм татар конгрессы исеменнән Васил Шәйхразиев тәбрикләде.

«Түгәрәк уен» фольклор фестивале Сабан туе белән тәмамлана
Расих Фасхутдинов

(Ульяновск өлкәсе, 30 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор-фестивале Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының Сабан туенда Гала-концерт белән тәмамланды. Сабан туе кунакларын, Иске Кулаткы районы халкын һәм Россиянең 23 төбәгеннән килгән иҗат коллективларын бәйрәм белән Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев тәбрик итте.

«Россия төбәкләрендә татарларның яраткан бәйрәме Сабан туйлары уза. Бүген Санкт-Петербург, Кастромада да Сабан туйлары. Иске Кулаткы җирендә ул аеруча колачлы үтә, чөнки биредә унынчы юбилей «Түгәрәк уен» фестивале уза. Фестивальдә катнашучы иҗат коллективлары өч көн дәвамында Иске Кулаткы районы халкына милли җыр-биюләрен бүләк итте», - диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан котлавын ирештерде. «Сабан туе татар халкын танытучы, төрле милләтләр арасында дуслыкны ныгытучы бәйрәм. Бу көнне без кыр эшләрендә көч куйган тырыш игенчеләрне хөрмәтлибез, көзгә мул уңышка өметләр баглыйбыз», - диелгән иде ТР Президенты мөрәҗәгатендә.

Иске Кулаткы – татар районы, халыкның 90 проценты татар, 20ләп татар авылы исәпләнә. Районның икътисадын нигездә авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Район хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Илдар Мәһдиев Сабан туе ачылышында районның алдынгы игенчеләрен, төрле тармакларда көч куючы тырыш хезмәткәрләрне район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.

Васил Шәйхразиев исә Иске Кулаткы районы башлыгы, «Түгәрәк уен» фестиваленең төп иганәчесе Эдуард Ганиевка Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Иске Кулаткы районы башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева, унынчы «Түгәрәк уен» фестивале жюри рәисе Эльмира Каюмова, «Түгәрәк уен» альманахы редакциясе һ.б. Бөтендөнья конгрессы Рәхмәт хатларына лаек булды. Жюри әгъзалары, Казан консерваториясенең күренекле галимнәре Сәгыйть Хәбибуллин белән Геннадий Макаров Татарстан Мәдәният министлыгы Рәхмәт хатына ия булды.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов исеменнән Сабан туе бәйрәме һәм «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фестивале белән котлау сүзләрен өлкә хакимиятенең Иске Кулаткы районы буенча кураторы, өлкәнең Эшмәкәрлекне үстерү корпорациясе советы рәисе Руслан Гайнетдинов җиткерде.

«Безнең өлкәдә 150 мең татар яши. Без гомумгражданлык бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән проектларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - диелгән иде губернаторның тәбрикләү мөрәҗәгатендә. Губернатор халыкны 1 июльдә Ульяновскида узачак өлкә Сабан туена да чакырган.

Сабан туе көнендә бүләкләрне күп өләштеләр. Иске Кулаткы районы башлыгы, иганәче Эдуард Ганиев традиция буенча райондашларын сөендерде. Быел 1 сыйныфка барачак 85 балага уку кирәк-яраклары, авыл фельдшер-акушерлык пунктларына, клубларга җиһазлар, акчалата бүләкләр тапшырды.

Иске Кулаткы татарларын быел Татарстанның Теләче районы сәламләде. Район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин теләчелеләр, район башлыгы Илдус Зариповтан сәламнәр алып килүен әйтте. Сабан туе сәхнәсеннән Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов музыкаль чыгыш ясады.

Сабан туе милли уеннар белән үрелеп барды. Районның татар авыллары һәркайсы милли көнкүрешләре белән таныштыручы аланлыклар әзерләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot