news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Түгәрәк уен” фольклор фестивале халык иҗаты җәүһәрләрен балкытты

Төмән шәһәрендә булып үткән “Түгәрәк уен” фестиваленә җыелган фольклор төркемнәре ил буйлап сибелеп яшәгән, күптөрле кавемнәрдән торган халкыбызның борынгы тарихы, аның бай рухи-мәдәни мирасы булган бербөтен милләт икәнен күрсәтте

(Төмән, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). “Түгәрәк уен” фольклор фестивале халык иҗаты җәүһәрләрен яңа төсләр белән баетып балкытты. 30 төбәктән килгән 30 дан артык фольклор төркеме чыгышлары арасыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәсим Ильясов җитәкчелек иткән жюрига иң көчлеләрен сайлап алу җиңел булмады.
Фестивальне тантаналы ябуга багышланган кичә узган ел булып үткән 1 нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивале Гран-при бүләгенә лаек булган “Сәрдәрия” төркеме (Свердлау өлкәсе, Әрәкә авылы) чыгышы белән башланып китте, аларның чыгышында Урал татарлары биюләренең гаҗәеп үзенчәлеге ачылды. Фестивальдә катнашучыларның яше 6-7 дән алып 70 кә кадәр иде.
Призлы урыннарны игълан иткәнгә кадәр фестивальнең махсус бүләкләре тапшырылды.
Илдә үзгәртеп кору елларында өлкә татар мәдәнияте Үзәгендә хезмәт иткән, ерак авылларда халык җәүһәрләрен табып җыйган, тапкан бәетләрен үзенә генә хас нечкә осталык белән башкарган Әлминур Патршина (мәрхүмә) исемендәге бүләк Әлминурның туган авылы Тукыздан (Төмән өлкәсе, Вагай районы) килгән бәет башкаручы Мәлихә Ахинага тапшырылды.
“Түгәрәк уен” фестиваленең Ишан Хансөяр исемендәге махсус бүләгенә Татарстанның Саба районы “Нәүрүз” Халык фольклор ансамбленең җитәкчесе Рәйсә Имамиева мөнәҗәтләр башкарганы өчен лаек булды.
Бу фестивальдә “Түгәрәк уен” ның тагын бер традициясенә - милләтпәрвәр шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Сталин репрессиясе корбаны Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге бүләккә нигез салынды. Бу бүләкне Сәгыйть Сүнчәләйнең якташы, “Түгәрәк уен” фестиваленә нигез салучыларның берсе, беренче фольклор фестиваленең генераль иганәчесе Эдуард Ганиев Татарстанның Питрәч районы “Җәүһәр” Халык фольклор ансамбленә (җитәкчесе Фәния Мингалиева) тапшырды.
Гран-при бүләгенә Төмән районы Шыкча авылыннан килгән “Шотыр-шатыр” төркеме лаек булды. Бу төркем нибары 4 баладан тора: 10 яшьлек Илүсә һәм Эльфрида Әхмәтҗанова, 14 яшьлек Мөслим Хәсәнов белән 13 яшьлек Илшат. Илүсә белән Илшат бертуган Габдуллиннар, төркемнең җитәкчесе аларның әтиләре - Шыкча авылының Мәдәният йорты хезмәткәре Гаяз Габдуллин. Бу төркемнең милли музыка коралларында һәм үзләре уйлап тапкан тавыш чыгаручы җайланмаларда ( курай, сорнай, кубыз, шөлдер, дөге бөртекләре тутырылган кәнсир (консерв) тартмасы, кер тактасы, каен тукмакларыннан ясалган кселофон) уйный-уйный күрсәтелгән себер-татар телендә шаян сүзле, җырлы-биюле миниатюр чыгышы жюринең югары бәясенә лаек булды, тамашачыларны әсир итте. Аларга бүләкне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров игълан итте, сәхнә киемнәре белән бүләкләнәләр, бүләк Казанда тапшырылачак, дип белдерде. Казан сәхнә киемнәренә киендереп кайтарачак бу юлы сәхнәгә гади генә киемнәрдә чыккан “Шатыр-шотыр” төркемен. Үз номинацияләрендә беренче дәрәҗәле лауреат дипломнарына түбәндәгеләр лаек булды:
“Иң яхшы фольклор-вокал төркеме” номинациясендә - Төмән районы Талымхан авылының “Шаян” балалар ансамбле (җитәкчесе Илнара Рамазанова);
“Иң яхшы мөнәҗәт һәм бәет башкаручы” номинациясендә - Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылыннан Маһирә Мусеева;
“Халык музыка коралларында иң яхшы уйнаучы” номинациясендә -Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылыннан “Шаян ноталар” уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Рәсим Гафуров);
“ Татар халык җырын иң оста башкаручы” номинациясендә - Тубыл шәһәреннән Наҗия Хәкимова;
“Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә - Чиләбе өлкәсе Арыслан авылыннан “Дуслык” фольклор ансамбле (җитәкчесе Роза Мөхәрәмова);
“Иң яхшы фольклор-хореография коллективы” номинациясендә - Казанның “Мирас” ансамбле ( җитәкчесе Светлана Матвеева).
Икенче һәм өченче урыннарны яулаган лауреатларга да тиешле бүләкләр тапшырылды.
“Түгәрәк уен” фестиваленең Гала-концертында югары сәнгать үрнәкләрен күрсәткән кунаклар да катнашты: Казан дәүләт һәм мәдәният университетының “Җомга көн” фольклор ансамбле (җитәкчесе Алсу Еникеева), Татарстан Республикасының халыкара фольклор фестивальләре лауреаты “Сорнай” фольклор ансамбле (җитәкчесе Ренат Гыйлаҗев). “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале Россия Хөкүмәтенең “Дуслык” орденына, Габдулла Тукай бүләгенә лаек булган, күп кенә халыкара фестивальләр лауреаты - Татарстан Республикасының дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең 45 минутлык чыгышлары белән һәм залдагы тамашачыларның, барлык кунакларның, фестивальдә катнашучыларның аягүрә басып “Туган тел” җырын башкарулары белән тәмамланды.
Тантаналы кичәне Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова белән “Азатлык” радиосы журналисты, Казаннан махсус чакырылган Наил Хисамиев алып барды.
“Түгәрәк уен” фольклор фестивале илебездә милли мәсьәләләр авыр хәл ителгән бүгенге заманда халык авыз иҗаты җәүһәрләре ярдәмендә гаиләдә һәм җәмгыятьтә туган телебезне, асыл гореф-гадәтләребезне кадерләп сакларга, милли рухыбызны югарырак күтәрергә мөмкин икәнлеген раслады. Фестивальне тантаналы ябу кичәсендә зал тамашачылар белән тулы булып, зур гына төркем милләттәшләребезнең, килеп тә керә алмыйча, тышта нәүмиз булып калулары шуңа ачык дәлил булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100