Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Түгәрәк уен» фестивалендә Россия Герое истәлегенә яңа номинация булачак - В.Деникаева
Фестиваль программасы 30 июнь көнне Иске Кулаткыда Сабан туен бәйрәм итү белән тәмамланачак, ди район хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Ульяновск өлкәсе, 28 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестиваль-бәйгесен – 23 төбәктән иҗат коллективларын кабул итте. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган фестивальнең төп иганәчесе – Иске Кулаткы районы башлыгы, «ГЭКСАР» предприятиесе генераль директоры Эдуард Ганиев.
«Эдуард Ганиев «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фестивален 2008 елда беренче тапкыр Иске Кулаткы җирендә оештырып җибәрүгә зур өлеш керткән кеше. Шул вакыттан бирле ул ел саен фестивальнең иганәчесе булып тора. Коллективларны аерым номинацияләрдә дә бүләкли», - дип сөйләде «Татар-информ»га Иске Кулаткы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева.
Быел ул тагын бер номинация өстәгән: Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге һәм ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге бүләкләрдән тыш, 2016 елда Сириядә һәлак булган Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә дә аерым номинация булдырган.
«Фестивальне оештыруда районга Ульяновск өлкәсе хакимияте дә ярдәм итте. Районның һәм өлкәнең татар җәмгыятьләре һәркайсы 500 мең сум күләмендә грантлар алды. Ульяновск өлкәсе татарларның милли традицияләрен саклау һәм үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту эшендә үрнәк булып тора», - диде Венера Деникаева.
Иске Кулаткы районы башлыгы урынбасары Татарстан хакимиятенә карата да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Җырлы-биюле өч көнлек фестиваль программасы 30 июнь, шимбә көнне, Иске Кулаткы бистәсендә Сабан туен бәйрәм итү белән тәмамланачак.
«Без 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырган идек. «Түгәрәк уен» белән быел да Сабан туебыз Россиякүләм бәйрәмгә әвереләчәк. Бу көнне «Түгәрәк уен»ның Гала-концерты булачак. Сабан туена Татарстан Хөкүмәтеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан кунаклар көтәбез. Теләче районы артистлар алып килә. Ульяновск өлкәсендәге татарлар яшәгән дүрт район һәм егерме район үз аланнарын оештыра», - дип хәбәр итте Венера Деникаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз