news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Түгәрәк уен" фестивале: Буа әбиләре “Буран әбиләре” данына дәгъва итә

Ансамбльне Буа районы мәдәният йорты методисты Нурия Гайнуллова җитәкли.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Буа шәһәренең мәдәният йортында эшләп килүче “Гөлҗамал” ансамбле татарның “Буран әбиләре” данына дәгъва итә.

Бүген «Түгәрәк уен» халыкара татар фольклор фестиваленең иң халык күп җыйган мәйданчыкларының берсе – ансамбльләрнең үзара такмак әйтешүе булды. Буаның “Гөлҗамал” ансамбле дә биредә чыгыш ясады. Алар үзләрен татарның “Буран әбиләре” дип тәкъдим иттеләр һәм такмак әйтүдә телләре телгә йокмады. Ансамбль Буа шәһәрендә эшләп килә. Җитәкчесе – Буа районы мәдәният йорты методисты Нурия Гайнуллова. “Ансамбль оешуга өч ел, аны Фәния Исхакова оештырып җибәргән. Ансамбль булып оешу – аларның үз теләге, бирегә йөрүчеләр барысы да өлкән яшьтә, барысыда бик актив үзешчән артистлар. Алар бик талантлылар, репертуарны да үзләре табалар – үзләренең яшь чагында җырланган татар халык җырларын бик яраталар. Алар әле авылларга гастрольләргә дә йөреп кайталар”, - ди Нурия Гайнуллова “Гөлҗамал”ның ун “әбие” турында.

“Гөлҗамал” ансамбле “Түгәрәк уен” фестивалендә ел саен катнаша.

Быел «Түгәрәк уен» халыкара татар фольклор фестивале "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә үтте һәм аның төп тамашачылары Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатлары булды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100