news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар: Татарстанда спорт зур адымнар белән алга бара

Олимпиада катнашучылары, тренерлар, федерация җитәкчеләре Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыгының рәхмәт хатларын алдылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар: Татарстанда спорт зур адымнар белән алга бара
Александр Эшкинин

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Спорт министрлыгы җитәкчеләренең, спортчылар - Пхенчхандагы Олимпиада уеннарында катнашучылар, тренерлар һәм башка спорт белгечләре белән очрашу узды.

Түгәрәк өстәл артында Россия өчен "кыйммәтле металл" табучылар: чаңгычылар Андрей Ларьков (4×5 км эстафетада көмеш һәм 50 км га чабышта бронза медаль иясе) һәм Анна Нечаевская (4×5 км ераклыктагы хатын-кызлар эстафетасында бронза), шулай ук Олимпиадада 10 урын яулаган сноубордистка Милена Быкова. Ул шушы көннәрдә генә төрек Кайсериенда дөнья кубогында җиңеп чыкты. 

Владимир Морозов белән парда, команда ярышларында көмеш медаль яулаган, фигуралы шуучы Евгения Тарасова очрашуда катнаша алмады. Чөнки бу вакытта ул Спорт сараенда тренировкада иде.  

Түгәрәк өстәлдә Россиянең чаңгы ярышлары Федерациясе президенты, җыелма буенча өлкән тренер Елена Вяльбе дә катнашты. Ул Ларькова һәм яхшы әзерлекле булган Нечаевскаяны әзерләгән тренерларга рәхмәтен җиткерде. Нечаевская 2016 елда Вологдадан Яшел Үзәнгә күченеп килә. Ләкин Вяльбе: "Безнең төп җиңүләр әле алда", - дип билгеләп үтте. 

Форсаттан файдаланып, "Татар-информ" хәбәрчесе Вяльбедән 2014 елда Сочида Олимпиадада катнашкан, чыгышы белән Дәрвишләр бистәсеннән булган,  25 яшьлек чаңгычы Наталья Жукованың киләчәккә перспективалары белән кызыксынды. "Барысы аның аякларында, - диде Россиянең Чаңгы ярышлары буенча федерация җитәкчесе. - Әлегә Наташаның нәтиҗәләре артык сөендерми, ләкин ул үзенең яхшы форма җыйганын исбатлый алса, аның өчен җыелмага ишекләр ачык". 

Җитәкчесе итеп Илшат Фәрдиев билгеләнгәннән соң, Татарстанның чаңгы спорты Федерациясе илдә иң яхшылардан санала башлый. Моны Олимпиада нәтиҗәләре дә дәлилләде. "Егетләр-кызлар безнең ышанычны аклады. Соңыннан үзләре Олимпия медальләрен ничек яулаганнарын сөйләрләр әле. Шундый спортсменнар тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә зур рәхмәт, - диде Илшат Фәрдиев, очрашуда булган Евгения Тарасованың әнисенә һәм Андрей Ларьковның әтисенә. - Сезнең аркада без республикада спортның яңа битен ачтык". Ул шулай ук бу җиңүләрнең мөһимлеген дә атап китте: безнең чаңгычыларның уңышларыннан соң, меңләгән бала чаңгыга баскан. 

Һәрвакыт тыйнак һәм аз сүзле булган Ларьков, безнең чаңгычыларның уңышларында катнашы булган һәр кешенең хезмәтен билгеләп үтте.

Түгәрәк өстәл катнашучылары чыгарган нәтиҗә: Татарстанда спорт, бигрәк тә чаңгы спорты, зур адымнар белән алга бара. Моны Идел буе спорт академиясе ректоры Йосыф Якупов раслады: "Бездә халыкара класслы 2 спорт мастеры, 17 спорт мастеры һәм 49 беренче разрядчылар бар". 

Татарстан Республикасының Фигуралы шуу Федерациясе Президенты Элина Быстрицкая Миланда узачак Дөнья чемпионатына әзерләнүче Тарасованың очрашуда ни өчен булмаганын аңлатты. Шулай ук, ул Олимпия спортсменнарын әзерләгән тренерлар белән горурлануын әйтте. 

Россиянең сноуборд Федерациясенең Татарстандагы төбәкара бүлекчәсе җитәкчесе Денис Белов, әлеге спорт төренең республикада нольдән башлануын билгеләп үтте. Татарстан спортчысы турында: "Без Миленага ышандык, ул Олимпиадага кырыс сайлап алу буенча үтте һәм яхшы гына чыгыш ясады. Шушы көннәрдә генә Пхенчхандагы Олимпиада чемпионкасын төрек Кайсериенда, ярты секундка алга китеп, Дөнья кубогы этабында җиңде", - диде. 

Фикер алышудан соң, безнең спортчылар, аларның тренерлары һәм федерация җитәкчеләре, Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыкның рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Олимпиада геройларының әти-әниләренә чәчәкләр тапшырылды, ә аерым истәлек бүләгенә Елена Вяльбе лаек булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot