news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәүфикъ Әйдинең иҗаты − бу тормышта күргәннәренең нәтиҗәсе - Тәлгать Галиуллин

Казанда язучы Тәүфикъ Әйдине искә алдылар.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Тәүфикъ Әйдине искә алу кичәсе узды.

Кичәдә дәүләт эшлеклеләре, язучының дуслары һәм хезмәттәшләре, улының гаиләсе катнашты. Иң беренче сәхнәгә Тәүфикъ Әйдинең 4 томлык «Сайланма әсәрләр»ен төзүчеләрнең берсе, филология фәннәре докторы, язучы Тәлгать Галиуллин күтәрелде. Ул Тәүфикъ Әйди белән якыннан аралашкан кешеләрнең берсе булган.

«Язучының сәләте ике канатка таяна: беренчесе − сәләт, икенчесе − тормыш тәҗрибәсе. Тәүфикъның шушы ике канаты да ныклы булды. Аның тормыш тәҗрибәсе бик бай иде. Үз гомерендә ул кем булып кына эшләмәде: китапханәче, ташчы, милициядә бригадир, укытучы, халык иҗатын өйрәнүче методист, «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире, «Татарстан» журналында баш мөхәррир. Тәүфикъның иҗаты − бу тормышта күргәннәренең нәтиҗәсе», − дип сөйләде Тәлгать Галиуллин. Ул Тәүфикъ Әйдинең татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанрын үстерүгә керткән зур өлешен дә билгеләп үтте. Тәүфикъ Әйди аңа: «Татар халкының бөеклеген бары тик сәяхәтнамә жанры гына ача ала», − дип әйткән булган.

Искә алу кичәсендә әдипнең дүрттомлыгы һәм «Җыен» фондының «Шәхесләребез» китаплар сериясе кысаларында аңа багышлап чыгарылган җыентык тәкъдим ителде. Томлыкларның дүртенчесе турында әлеге томны эшкәрткән мөхәррир Газинур Морат сөйләде. «Дүртенче том яхшы мәгънәдә бик чуар килеп чыкты. Анда Тәүфикъ абыйның дөньяга танылган татар шәхесләре турында 30 әдәби очергы урын алды. Иң кызыгы шунда: нинди генә өлкә кешесе турында язмасын, Тәүфикъ абый үзен һәр өлкәдә яхшы белгеч итеп күрсәтә. Бу томда язучы Рөстәм Галиуллинның Тәүфикъ абыйның улы Айнур белән саллы әңгәмәсе, архив фотолары, әдип турында дистәдән артык каләмдәшенең бәяләмәләре дә басылды», − дип белдерде ул.

Драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чыгышын Тәүфикъ Әйдинең улы, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Әйделдиновка рәхмәт әйтү белән башлап җибәрде.

«Минем кулымда бүгенге кичәгә чакыру кәгазе. Аны миңа Тәүфикъ абыйның тәүфыйклы улы Айнур тапшырды, − диде ул. Данил Салихов кичәнең Айнур Әйделдинов һәм язучы Рөстәм Галиуллин инициативасы белән уздырылуын әйтте. - Рөстәм Айнурның шушы кичәне оештыру теләге барлыгын миңа әйткәч, башыма шундый уй килде: Тәүфикъ абый теге дөньяда да тыныч кына ята алмый икән. Тел мәсьәләсе килеп чыккач, ул да әйләнеп яткан һәм үзенең дәвамчысы Айнурны Язучылар берлегенә җибәргән. Без телебезне саклап калу өчен нишлибез? Айнур әлеге адымы белән безнең барыбызга да үрнәк күрсәтте», − диде Данил Салихов һәм Айнур Әйделдиновка «иң зур бүләк» дип атап, Габдулла Тукай иҗаты тупланган китап тапшырды.

Искә алу кичәсендә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Тәүфикъ Әйдине «аяклы энциклопедия» дип атады.

«Татарның кайда күпме яшәгәне дә билгеле булмаган вакытта кайсы өлкәдә ничә татар мәктәбе, ничә татар мәдәният йорты барлыгын беләсебез килсә, без аңа мөрәҗәгать итә идек. Мәгълүматны бер җирдән дә табып булмый, ә Тәүфикъ белә иде. Сорыйсың − шунда ук дәфтәрен ачып карап, әйтеп тә бирде», − дип истәлекле белән уртаклашты ул. Халык шагыйре шулай ук Әйдинең милләт өчен кирәк шәхес булудан тыш, башка миссияне дә яхшы үтәгәнен билгеләп үтте. «Без Тәүфикъ белән еш аралаша идек. Аның минем эш урынына улы Айнур белән дә килгәне булды. Мине аның Айнурга булган мөнәсәбәте таң калдырган иде. Шунда мин аның милләтпәрвар һәм язучы гына түгел, ә чын гаилә башлыгы, ир-ат, әти булганын да аңладым», − диде Разил Вәлиев.

Кичә ахырында сәхнәгә Айнур Тәүфикъ улы күтәрелде. Ул килгән һәр кешегә рәхмәтен белдереп, әтисе белән бәйле истәлекләрен яңартты. «Минем өчен әти гомер буе укытучы һәм дус булды. Кая гына барса да мине үзе белән ала иде ул. Мин аңа чиксез күләмдә төрле сораулар яудыра идем. Ә ул аларның һәрберсенә тыныч кына, матур итеп җавап бирә иде. Элек аңлап бетермәгәнмен, хәзер үзем әти булгач кына аңлыйм: әти шундый сабыр булган! 3-4 класста укыганда татар телен оныта башладым, ә аннары акрынлап, гомумән, рус теленә күчтем. Әти бу күренешне, әлбәттә, кабул итә алмады. Ләкин ул беркайчан да тавыш күтәреп сүз әйтмәде. Русча сорасам, минем сорауларыма җавап бирми иде. Ә бервакыт ул мине бөтенләй урамга уйнарга чыгармый башлады. Көн саен 100 бит татарча китап укыгач кына минем өчен ишекләр ачыла иде», − дип сөйләде Айнур Әйделдинов.

Искә алу кичәсе җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында җырчылар Рөстәм Маликов, Зәринә Хәсәншина, Базарбай Бикчәнтәев, Айгөл Хәйри чыгыш ясады. Тинчурин театры артистлары Гүзәл Галиуллина һәм Зөфәр Харисов Тәүфикъ Әйдинең сәяхәтнамәләреннән өзекләр укыды. Кичәнең алып баручысы журналист Флюра Абдуллина иде.

Мәгълүмат өчен: Тәүфикъ Әйди (чын исеме Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинов) — татар язучысы, прозаик, публицист. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, «Йөртә безне язмыш¬лар», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар» һәм башка әсәрләр авторы.

1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголеевский Бор бистәсендә туа. Сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны Татарстанга алып кайта. Язучының бала һәм үсмер еллары Апас районының Түбән Балтай авылында уза. Сугыштан соңгы елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсенең Азов районы Төк авылында яшиләр. Татар мәктәбе булмау сәбәпле, егет казах мәктәбендә укый.
Әйделдиновлар 1954 елда яңадан Апас районының Олы Бакырчы авылына кайта. Соңыннан Түбән Балтайга, үз туган нигезләренә юл тоталар. Тәүфикъ Алабуга китапханә техникумына укый, соңыннан белемен Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең икеъеллык Югары әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Әйди үз язмышын язучылык белән бәйләргә карар кыла. Иң элек ул «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли, аннан «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары була. Тәүфикъ Әйди гомере буе дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барлады, аларны кайгыртты, ана телебезне яклаучы-саклаучы шәхесләрнең берсе булды. Язучы 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Кабере Әлдермеш авылы зиратында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100