Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесенең июнь ае җиңүчеләре билгеле
Бәйге 2021 елның декабренә кадәр барачак. Акчалата бүләкләр дә ай саен уйнатыла.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесе дәвам итә. Июньдә конкурска 48 автордан 75 видеоролик килде. Алар жюри тарафыннан каралды һәм июнь ае буенча нәтиҗә чыгарылды.
«Профессионаллар» номинациясендә җиңүчегә 70 мең сум, ә «Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләрнең һәркайсына 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак, дип бәйге сайтына сылтама белән «Идел» журналы яза.
«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра.
Төп шарт — видеороликларның татар телендә төшерелгән булуы. «Тәэсир» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бер айда бер автордан иң күбе өч видео кабул ителә. Роликларның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Бер үк кеше бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа ролик белән катнаша ала. Бәйге 2021 елның декабренә кадәр барачак. Акчалата бүләкләр дә ай саен уйнатыла.
«Тәэсир» бәйгесенең бөтен шартлары Bayge.tatar сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз