news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәэсир» бәйгесе җиңүчеләре белән кино проектында хезмәттәшлек төзелергә мөмкин

Режиссер Илшат Рәхимбай иң яхшы ролик авторларын базага кертәчәк.

«Тәэсир» бәйгесе җиңүчеләре белән кино проектында хезмәттәшлек төзелергә мөмкин
Солтан Исхаков

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесендә җиңүчеләр белән элемтәдә торачакларын әйтте.

«Конкурс уза, кешеләр акча ала һәм шуның белән тәмамлана, дип әйтеп булмый. Элемтәләр кору — төп плюсларның берсе. Әгәр автор кызыклы роликлар уйлап табып, аны ниндидер дәрәҗәгә җиткерә алганнар икән, димәк, бу кешедә өмет бар дигән сүз. Без аларны базага теркәп куябыз. Аларга зур проектларга, сериалларга эләгү мөмкинлеге туа», — дип сөйләде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, татар кинематографиясенә яңалык кирәк. «Чагыштыру өчен, Мәскәүдә танылган кинорежиссер Никита Михалков кызыклы геройларны метродан актер буларак ала. Бәлки, бу тәҗрибәне Татарстанга да кертеп җибәрербез», — диде ул.

«Тәэсир» бәйгесе оештыручысы «Матбугат.ру» порталы хуҗасы Данил Сәфәров конкурска музыкаль роликлар, татар телендәге коммерция рекламасы да кабул ителүен әйтте. «Әмма клип белән роликны аера белергә кирәк», — диде ул.

Татарстанның атказанган артисты, кинорежиссер Нурания Җамали сүзләренчә, бәйгегә тапшырулар да килеп ирешкән. «Күбесе ролик дигән сүзне аңлап җиткермәгән, аның озынлыгы биш минуттан артмаска тиеш. Төгәл темасын, идеясен һәм фикерен билгеләү зарур. Тапшырулар бәйгесен аерым уздырырга кирәк», — диде ул.

  • «Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100