Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәэминә Биктимерова: “Беренче мөселман мөгаллимнәре корылтае ачылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе диварына истәлек тактасы куярга кирәк”
Тәэминә Биктимерова: “Беренче мөселман мөгаллимнәре корылтае ачылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе диварына истәлек тактасы куярга кирәк”
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Беренче Бөтенроссия Мөселман мөгаллимнәре корылтаена — 90 ел” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды.
Җыенда катнашучыларны институт директоры урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов сәламләде.
Конференция эшен, “Беренче Бөтентатар мөселман мөгаллимнәре съездына — 90 ел” дигән темага доклад белән, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова башлап җибәрде. Үзенең чыгышында галимә моннан 90 ел элек оештырылган мөселман мөгаллимнәре корылтае, аның бурычлары, эшчәнлеге турында бай мәгълүмат бирде.
“1917 ел — милли изелүгә дучар булган татар халкы өчен азатлыкка омтылуга этәргеч була, шул уңайдан татар мөгаллимнәре дә үзләренең хыялларын тормышка ашырырга алына.
Әйтергә кирәк, 17 елга кадәр дә татар мөгаллимнәре милли мәгарифне булдыру теләге белән янып яшәгән. Казан, Уфа, Оренбург, Троицки, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдә мөгаллимнәрнең төрле оешмалары оеша башлавы мәгълүм. Бу җәмгыятьләрнең үз максатлары, бурычлары була. Ягъни татар мөгаллимнәренең эш, яшәү һәм тормыш шартларын үзгәртү, барлык уку йортлары өчен бердәм программа әзерләү, милли хисләрне уяту өчен, милли бәйрәмнәребезне халык арасында гомумиләшетергә тырышу, телебездәге чит сүзләрне чыгарып, алар урынына үз сүзләребезне куллану кебек әһәмиятле мәсьәләләр куелган була.
Татар мәгарифен үстерү, ана телендә һәр җирдә башлангыч мәктәпләр ачу, дәреслекләр булдыру һәм китапханәләр ачу, мөгаллимнәр әзерләүче югары уку йортлары ачу өчен әзерлек башлауны, башлангыч мәктәпләр каршындагы китапханәләрдә нинди эчтәлектәге китаплар туплауны тикшерүне максат итеп куйган шундый икенче корылтай 1917 елның май аенда ачыла. Татар халкына чын күңелдән хезмәт итәргә әзер булган 59 мөгаллим бу юлы Салихҗан Галиевның Күл буе мәдрәсәсенә җыела. Бу юлы алар үз алларына мөгаллимнәр әзерләүче курслар ачу турында фикер алышалар. Ләкин хакимият органнары тарафыннан аларның эшчәнлегенә киртә куела, корылтайда катнашучыларның кайберләре кулга алына, сөргенгә җибәрелә.
Бүген дә аларга сокланмый мөмкин түгел. Төрле кысу-чикләүләрне дә җиңә алулары, аларның көчле рухлы шәхес булуын янә бер исбатлый”, -ди, галимә. Ул шулай ук беренче мөселман мөгаллимнәре корылтае ачылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе диварына истәлек тактасы кую турында да фикерен белдерде.
Танылган җәмәгать эшлеклесе Илдус Әмирханов “Гаилә — мәхәллә мәктәбе”, дигән темага чыгыш ясады. Милли мәгариф булмау — инкыйразга китерә, ди галим. Җыенда катнашкан Дәүләт думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин исә, милли мәгарифне үстерү юнәлешендә иң элек халык хөкүмәт җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш дип саный.
Бүгенге җыенда мөселман мөгаллимнәре корылтаенда 1917 елгы мөселман корылтае әгъзаларының берсе булган Газиз Гобәйдуллинның сеңлесе Эльмира Гобәйдуллина белән Фатыйма Аитованың оныгы да килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз