news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин үзенә алмаш була алырлык яшь лидерларның исемнәрен атады

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе альтернативасыз сайлауда кабат рәис итеп сайланды.

Тәбрис Яруллин үзенә алмаш була алырлык яшь лидерларның исемнәрен атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Тәбрис Яруллин VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында кабат рәис итеп сайланды. Тәбрис Яруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә үзен алыштырырлык яшьләр бар дип санавын белдерде.

Сайлауда бары тик Тәбрис Яруллинның гына кандидатурасы күрсәтелде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның “Тагын кем” дип залга мөрәҗәгать итте, әмма рәис итеп сайланырга теләүчеләр булмады.

Тәбрис Яруллин рәис булырлык яшьләр әзер, ди. “Хәзер үк бар иде. Ике ел элек (алдагы форум узганда – ТИ) бар иде. Мин моны алмашсыз урын дип санамыйм. Аллага шөкер, безнең командада һәркем көчле шәхес. Конкурент оешма булганда, безнең арабызда лидерлар күп. Алар сөйли дә, фикер белдерә дә белә, креатив, уңганнар”, - диде ул.

Кем форум рәисе була ала дип сорагач, ул Рәдиф Кашапов, Айрат Фәйзрахманов исемнәрен атады. “Яшь буынны атап тормыйм”, - диде ул.

“Идарәдә утыз яшьлеккә кадәргеләр бармы?” – дигән сорауга Тәбрис Яруллин уңай җавап бирде. Идарәдә тугызынчы класс укучылары да бар икәнен сөйләде.“Ләкин без бит утыз яшьлекләр буыны. Утыз яшьлек егермеләп кеше”.

Тәбрис Яруллин форумны демократик караштагы оешма дип белдерде, мөнәсәбәтләрнең вазифаларга бәйле рәвештә корылмаганын әйтте. “Безнең берләшмәдә һәркем үз фикерен белдерә”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100