news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин Владимир Путинның сайлау штабында Дәүләт Киңәшчесенә тәкъдимнәрен җиткерде

Минтимер Шәймиев татар активистларына: "Без сезнең кебек яшьләребез белән горурланабыз", - дип белдерде.

Тәбрис Яруллин Владимир Путинның сайлау штабында Дәүләт Киңәшчесенә тәкъдимнәрен җиткерде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар активистлары Владимир Путинның сайлау штабында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашканда, үз тәкъдимнәрен җиткерде. Минтимер Шәймиев Казанда заманча татар мәктәбе ачу фикерен хуплавын белдерде. Бу хакта ул Владимир Путинның Казандагы төбәк сайлау штабы активы һәм волонтерлар белән очрашуында әйтте.

Иң элек, Минтимер Шәймиев яшьләрне сәламләп, үгет-нәсихәтләрен бирде. “Сезнең хәрәкәтне карап барам. Һәрберегез укымышлы, шундый тормыш юлына чыгуыгыз белән тәбрикләр идем. Шушы яшьтә халкыбызны кайгыртуыгыз... без сезнең кебек егетләребез булуы белән горурланырга тиешбез. Без сезнең мөмкинлекләрне ныграк файдаланырга тиеш дип саныйм мин. Сәясәттә акыл, түземлелек белән эш итү кирәк. Эштә һәр нәрсәне бик тиз хәл итәсе килә, әмма алай гына булмый. Ә сезнең омтылыш бу авырлыкларны җиңә. Үземнең дә утырып сөйләшергә уем бар иде сезнең белән”, - дип мөрәҗәгать итте.

Минтимер Шәймиев үзе идарә иткән еллар хатирәләренә дә тукталды. “Һәр чорның үз авырлыгы бар. Ул еллар ничек кенә авыр булмасын, без аның аша уздык. Кайберәүләр моңа әзер булмады. Йөрәгебез аша узган хисләр, шул ук вакытта ул бик күп тәҗрибә бирде безгә. Шул чагында чагыштырмача яшь булуга кармастан, бергә эшләгән вакыттагы җәмәгать эшлеклеләре, идарә органнарында эшләүчеләр белән уртак тел табып, үзебезне дә, күпләрне коткардык. Аны югалтмасаң кадерен белеп булмый. Сәясәттә бигрәк тә. Югалткач кына соң була. Терсәкне тешләп булмый дип дөрес әйткәннәр. Мин шушы яшькә җитеп, хәзерге вакытта буынннан буынга килә торган сүзләрнең мәгънәсен аңлый башладым. Гади генә сүзләрнең мәгънәсенә игътибар да бирмәгән буласың, хәзер генә мәгънәсе нинди тирән икәнен аңлыйсың”, - диде.

Дәүләт Киңәшчесе төрле чорның үз авырлыгы булуын билгеләп узды. Тел белән бәйле авырлыкларга да кагылды, аларны “нечкә” мәсьәлә дип атады. “Шушы чорда бергәләп эшләп, мәсьәләне чишүгә юл таба алыр идек”, - диде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин теманы дәвам итеп, тел мәсьәләсендә җәмгыятьнең бездән ниндидер җавап көтүе турында соравын бирде. Татар яшьләре белән әзерләнгән тәкъдимнәрен җиткерде. “Яңа татар мәдәнияте үзәген булдыру буенча Хөкүмәт белән эшлибез. Яшьләрне беләбез, алар тыңлый торган музыка аерыла хәзер. Театрлары да бүтән. Иҗади сәнгать кешеләре бергә тупланып эшләсәләр, яхшы булыр иде”, - диде. Минтимер Шәймиев, сүз уңаеннан, Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры күңеленә бик хуш килүен билгеләп узды.

Тәбрис Яруллин Казанда татар мәктәбе ачуның яңа моделе проектын әзерләнгәннәрен әйтте. “Татар мәктәпләре алар бар, ләкин хәзер дөнья үзгәрде. Аның элит моделе кирәк”, - диде. Минтимер Шәймиев аның сүзен җөпләп, соңгы вакытларда халык күңелендә бу мәсьәләдә шик салынгач та, моңа ихтыяҗ зур булуын билгеләп узды. “Проблема бар, аның сәбәпләрен ачыктан-ачык уйларга кирәк. Безгә дә, ата –аналарга да бу шик салынды. Проблеманы хәл итәсең килсә, ошыймы-ошамыймы, бу хәлдән ничек чыгарга дип, аны өйрәнергә кирәк”, - диде.

Татар активисты Айрат Фәйзрахманов сүзгә кушылып, Казанда 20 татар гимназиясе булуын, берсе генә тулысынча татарча белем бирүен шәрехләп үтте. “Татар телендә укыта алырлык яшьләребез бар. Алардан команда җыеп булыр иде”, - диде.

Тәбрис фикеренчә, яңа мәктәп барлыкка килмәсә, ул шик халыктан китмәячәк тә. “Азәрбайҗан, Бакуда, Казахстанда, якутларда да президент исемен йөрткән лицейлар, гимназияләр бар”, - дип мөрәҗәгать итте Тәбрис Минтимер Шәймиевкә. Яшьләр бу концепцияне төгәлләп бетереп, Мәгариф министрлыгына тапшырганнарын әйтте. “Без бер мәктәп төземәслек кешеләр түгел. Фикер ошый, төзергә кирәк. Минемчә, кирәк. Безнең гомумән мәктәпләр юк¸ артта калганбыз дип әйтәсем килми. Без беркайчан ташламадык бу мәсьәләне. Эшләргә мөмкинлек бар. Телебезне дә кайгыртып, матур итеп эшләргә тиешбез. Башка урында ничек эшләнгәннәрен карап, тәҗрибәләрне өйрәнергә кирәк”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Тәбрис Яруллин әле шушы көннәрдә генә Дәүләт Думасында ачык университетлар буенча закон кертнлгәнен искәртте. “Ә безнең инде концепция әзер. Безнеңчә, зур колонналы университет ачканчы, берәр чит ил университеты белән партнерлыкта, квалификация буенча курслар кебек ачылса, әйбәт булыр иде”, - диде. Айрат Фәйзрахманов берничә вузда татар төркемнәре булуын билгеләп үтте.

"Ветеринария академиясендә, төзелеш универстетында татар төркемнәре бар, тик татарча укыту методикасы җитеп бетми. Ачык университет меодик үзәк була алыр иде”, - диде.

Яшьләр, шулай ук, Минтимер Шәймиевкә татар теленнән “Сәлам” дәреслеген күрсәтте. Дәүләт Киңәшчесе дәреслекләр буенча министр белән “мозговой штурм” рәвешендә очрашу оештырырга тәкъдим итте.

Россия Президенты вазифасына башка кандидатларның штаблары да актив эшли. Ксения Собчакның төбәктәге сайлау штабында Казанның җанлы урыннарында агитация әдәбияты таратучы активистлар эшләвен әйттеләр. Григорий Явлинскийның сайлау штабында партия газетасының яңа номеры чыккан. Аны урамнарда таратачаклар, Казанда яшәүчеләрнең почта тартмаларына салачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100