Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәбрис Яруллин вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсе 22 июнь көнне каралачак
Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы җыела.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазыйфаларыннан китүе турында гаризасы 22 июнь көнне форум советы утырышында каралачак. Совет утырышын уздыру хакында бүген БТЯФ эшче төркеменең ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуында килешенде.
Тәбрис эшче төркемгә советның чираттан тыш утырышын уздырып, үз вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсен күтәрергә тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә дә 22 июнь көнне каралачак дип килешенде.
"Бөтендөнья татар яшьләре форумының бик күп проектлары бар. Җитәкчеләр килә дә китә, ләкин проектлар милләт өчен, форум өчен, конгресс өчен бик кирәкле, алар дәвам итәргә тиеш. Бу эшне кемгә йөкләргә була, аларны кем алып барырга тиеш, без шуны хәл итәргә тиеш", - диде Васил Шәйхразиев.
- 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдерде. Аның җитәкчелегендә татар яшьләре форумы утызга якын проект эшләп барды, алар арасында "Мин татарча сөйләшәм", "Татар-дозор", "Тарихи бранч", "Печән базары", "Җәдид фест" һ.б.
Тәбрис Яруллинның татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкару вакытлыча Ленария Мөслимовага йөкләнде. Моңа кадәр Мөслимова татар яшьләре форумында баш сәркатип, координатор эшен алып барды.
Тәбрис Яруллин шулай ук Милли Шура әгъзасы. Ул шура составында калачак, диде Васил Шәйхразиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз