news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин узган елгы “Татарча диктант”ны авыр язуын әйтте

Диктантта берничә хата табылган, диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Тәбрис Яруллин узган елгы “Татарча диктант”ны авыр язуын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин узган ел “Татарча диктант” акциясендә катнашып, диктантны кыен язуын әйтте. Бу хакта ул журналистларга әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Беренче елны оештыру эшләре белән мәшгуль булгач, утырып язарга вакытым булмады. Узган ел диктант язуда катнаштым. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” белән әсәреннән өзек сайланган иде. Авыр язылды. Дөресен генә әйткәндә, комфорт зонасыннан чыгарга туры килде. Тик миңа "биш"ле куйдылар. Дөрес, минем берничә хатам табылган. Әмма билгене дәрәҗәгә карап куймыйлар. “Татарча диктант”та өч-дүрт хата китсә дә, әгәр бик зур хата саналмый икән, бишле билгесе куела. Яки шундый очраклар да була: автор үз әсәрендә өтер куя, ә кагыйдә буенча ул куелырга тиеш түгел. Бу очраклар, әлбәттә, исәпкә алына һәм билге дәрәҗәсендә дә роль уйный", - диде Тәбрис Яруллин.

  •  Дөньякүләм "Татарча диктант" чарасы 27 октябрь көнне була. Башлана 13.00 сәгатьтә.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100