news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Тел мәсьәләсе турында Президент Юлламасыннан тыш аерым сөйләшү кирәк

«Яңалык кертелеп, уңай нәтиҗәләргә ирешә алу-алмау турындагы мәсьәләләр күтәрелсен иде», — диде Милли китапханә директоры урынбасары.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин фикеренчә, тел мәсьәләсе, милләтара мөнәсәбәтләр турында аерым тәфсилләп сөйләшү кирәк.

«Бу ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Бу турыда Татарстан Президенты Юлламасыннан тыш, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы нәтиҗәләрен билгеләгәндә дә әйтелсен иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, бу сөйләшүдә республика, җәмгыять алдына куелган мәсьәләләргә җавап бирү, яңа шартларга яраклашу, яңалык кертелеп, уңай нәтиҗәләргә ирешә алу-алмау турындагы мәсьәләләр күтәрелергә тиеш.

«Юллама кешенең яшәү рәвеше сыйфатына, социаль өлкәгә бәйле иде. Мин аны Милли китапханә белән булган үзгәрешләр күзлегеннән тыңладым, чөнки яңартылган китапханә эшчәнлеге дә яшәү сыйфаты, белем тарату белән бәйле. Бу тәҗрибә республиканың барлык районнарына таралсын иде», — диде ул.

Тәбрис Яруллин сәламәтлекне саклау темасы алга чыгуын, аңа зур игътибар бирелүен әйтте. «Сәламәтлекне саклау хәзерге вакытта бөтен өлкәләргә дә тәэсир итә. Ул мәдәният, икътисад, сәнәгатькә дә карый. Мин моны аңлап тыңладым», — диде директор урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100