news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: “Татарча диктант”ны башка илләрдә дә кирилл графикасында язачаклар

Профессор Әлфия Йосыпова диктантны латин һәм гарәп графикасында язган очракта да эшләрнең тикшереләчәген әйтте.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Татарча диктант”ны башка илләрдә дә кирилл графикасында язачаклар. Бу хакта “Татарча диктант”ка багышланган матбугат конференциясендә “Татар-информ” хәбәрчесенең “Диктантны башка илләрдә үз графикаларында язачаклармы яисә кириллдамы?” дигән соравына Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: “Кириллда”, - дип җавап бирде.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова “Америкада туып үскән татар кешесе диктантны латин графикасында язса да, Гарәп Әмирлекләрендә туып үсеп диктантны гарәп графикасында татарча язса да, без эшләрне тикшерәчәкбез, язсыннар гына”, - диде Әлфия Йосыпова.

Диктантны 5 ле билгесенә язган кешеләргә - аерым диплом, ә башкаларга катнашучы дипломы тапшырылачак. Профессор Әлфия Йосыпова сүзләренчә, хаталы язучылар хатасыз язучыларга караганда күбрәк.

Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” 25 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә башланачак. Диктантны 10 илдә һәм Россиянең 20 төбәгендә язачаклар. “Акыл фабрикасы” 12:30 сәгатьтә “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә үткәреләчәк. Бу чарада барлыгы 100 кеше катнаша ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100