news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Татар зиратларын мемориаль урынга әйләндерергә кирәк

Яшел Үзәндә булган хәлдән соң, Бөтендөнья татар яшьләре рәисе зиратларга игътибарны арттырырга кирәк дигән фикер әйтте.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Яшел Үзән районы Бәчек авылында вандаллар 93 кабер ташын аударып чыгып киткәннән соң, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына зиратларны мемориаль урынга әйләндерергә кирәк дигән фикер әйтте.

“Яңа Татар бистәсе зиратында булган вакыйгадан соң без тынычландык. Кешеләр кабер ташларын аударып чыкты, аның кем икәнен дә тәгаен белә алмадык. Бер кешене кулга алдылар, әмма ул да: "Мин эшләмәдем", - дип әйтә. Ул төркем белән булганмы яки үзе генә 50 кабер ташын аударып чыкканмы? Болар билгесез. Зиратларга игътибар җитми. Җәмәгатьчелек бик сирәк йөри, сирәк кызыксына. Зиратта күп кенә күренекле шәхесләр күмелгән. Алар күмелмәсә дә Яңа Татар бистәсе зиратына игътибар булырга тиеш иде, чөнки аның территориясе зур, анда әле дә күмү эшләре алып барыла, җирләр сатыла. Димәк, бу дәүләт тарафыннан да, җәмәгатчелек тарафыннан да берничек тә сакланмый”, - диде Тәбрис Яруллин.

“Вандаллар бу эшне беренче тапкыш эшләгәндә үк, безгә “чаң сугарга” кирәк иде”, – дип саный ул. “Хәзерге вакытта дәүләт программалары бар. Алардан файдаланып, зиратларны мемориаль урынга әйләндерергә кирәк”, - ди Тәбрис Яруллин.

Тәбрис Яруллин, мемориаль урыннарны булдырыр өчен, “Америка ачарга” кирәкми дигән фикердә.

“Безнең тугандаш халыкларның андый тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, Истанбул шәһәрендә Гаяз Исхакый җирләнгән урын. Шул ук Европага сәяхәт кылганда, зиратларның нинди хәлдә икәнен күрәбез. Аеруча күренекле шәхесләр белән бәйле булган зиратлар шәһәр эчендә шәһәр булып яшиләр. Ул зиратларда күмелгән кешеләр исемлеге дә барланган, еллары да язылган, хәтта чәчәкләрдән алып агачларга кадәр каралып тора”, – ди ул.

Тәбрис Яруллин зиратларга игътибар аз булу хакында: “Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев һ.б. шәхесләр күмелгән зиратны без шушындый хәлдә тотарга хакыбыз бармы? Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләре белән өмә уздырды. Бу - бик әйбәт күренеш. Моны без дә яклап чыгып, ярдәмгә килергә тиешбез, әмма бөек шәхесләребез җирләнгән зиратны болай гына карау җитми”, - диде ул.

“Яшел Үзәндәге булган хәлләр безгә тагын бер талпыныш өчен нигез булырга тиеш. Без бу хакта мәкаләләр язып, өмәләр оештырып, дәүләткә мөрәҗәгать итеп, ахыр чиктә мемориаль урын ясарга кирәк”, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100